Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2015-2018 еллар эшчәнлегенә йомгак ясый

Чарага Россиянең 37 төбәк hәм 2 җирле милли-мәдәни автономияләре делегатлары, барлыгы 80нән артык оешма җитәкчеләре hәм активистлары килүе көтелә.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 2019 елның 15 мартында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында (Пушкин ур. 66/33 йорт) Татар федераль милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының IX хисап-сайлау конференциясе узачак. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Конференциядә 2015-2018 еллар эшчәнлегенә йомгак ясау; оешма Уставына узгәрешләр кертү; җитәкче органның - Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы - яңа составын сайлау; оешма үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышу hәм башка сораулар каралачак.

Конференциягә Россиянең 37 төбәк hәм 2 җирле милли-мәдәни автономияләре делегатлары, барлыгы 80нән артык оешма җитәкчеләре hәм активистлары килүе көтелә. Чарага дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырулы.