Татарстанда урман утырту көннәре тәгаенләнде

Быел табигатьне саклау акцияләренә 2 көн бирелә

 (Казан, 14 март, “Татар-информ”). 26 апрель һәм 4 октябрь – быел урман утырту буенча татарстанлылар катнашындагы табигатьне саклау акцияләре уздыру вакыты әнә шушы көннәргә тәгаенләнгән. Бу көннәр җирлекнең һава торышы-климатик шартлары һәм андый чара уздыруда 2011 елдан башлап тупланган уңай тәҗрибәне исәпкә алып билгеләнгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман утырту акциясенең алдагысына әзерлек эше бара, шушы мөһим эшне тормышка ашыруда җаваплылар, белгечләр билгеләнгән. 2013 елда исә андый акцияләр республикада 730 гектардан артык мәйданны агачлы иткән: 2,8 млн. данә тирәсе төрле ассортиментта яшь үсенте утыртылган һәм моңа 35 меңләп кеше көче кергән.