Март сынамышлары язның ничек буласын белгертә

“Туган як” газетасы халык акылын туплап тәкъдим итә

 (Казан, 14 март, “Татар-информ”). Бүген Юлиан календаре буенча - 1 март. Искечә беренче мартка кадәр кара карга күренсә, - кар тиз китәр.
Искечә беренче мартта көн җилле булса, - бөтен җәй җилле булыр.
Искечә беренче мартта төшкә кадәр тын булып, төштән соң җил чыкса, - шул җәйнең әүвәлге яртысы яхшы булыр.
Искечә беренче мартта урамда су күренсә, - язгы ташуда су күп килер
Мартның унҗидесендә көннәр елтырый, - таудан сулар чылтырый.
Мартның егерме бишендә су катса, - бер атналык юлга чык.
Аккош иртә килсә, - яз начар булыр, озак торыр.
Ала карга агач башына кунса, - яз тиз, җиңел киллер; җиргә кунса, - озак килер.
Апрель аенда торна кычкырса, - ел яхшы килә, дип яза “Туган як” газетасы