Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстанның җәзаларны үтәтү хезмәте күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне били”

Җинаять-җәза системасы хезмәткәрләре эше катлаулы, әмма бик кирәкле һәм мөһим, дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россиянең җинаять-җәза системасына 135 ел тулуга багышланган тантана узды. Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды.

Билгеле булганча, Россия җинаять-җәза системасы хезмәткәренең һөнәри бәйрәме 12 нче мартта билгеләп үтелде.

Җәзаларны үтәтү хезмәте вәкилләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте, Дәүләт Советы исеменнән парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Ул ассызыклап үткәнчә, җинаять-җәза системасы хезмәткәрләре катлаулы, әмма мөһим һәм бик кирәкле хезмәт башкара.

Дәүләт Советы Рәисе моннан 135 ел элек, 1879 елда, император Александр III Указы нигезендә төрмә департаменты булдырылуы турында карар кабул ителүен һәм аның бердәм пеницентиар системага нигез салуын искәртеп үтте. “Быел Россиянең җинаять-җәза системасы 135 ел тулуын бәйрәм итә. Шушы вакыт эчендә система шактый күп сынаулар аша узды, реформалар үткәрелде, әмма принциплар үзгәрешсез калды. Башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән беррәттән, сез конституцион тәртип, куркынычсызлык, җәмгыятебезнең рухи кыйммәтләре сагында торасыз. Бүген үз язмышын, закон белән дус булмаган, аннан тайпылу юлын сайлаган кешеләр белән бәйләгән хезмәткәрләргә тирән рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул ассызыклап үткәнчә, җинаять-җәза системасы хезмәткәрләре эше катлаулы, әмма бик кирәкле һәм мөһим. “Сезнең җилкәләрдә – законнан тайпылган кешеләрне тәрбияләп, аларны нормаль иҗтимагый тормышка кайтарудан гыйбарәт булган бик әһәмиятле вазифа. Бу бурычны кешегә ышанычын саклап кала алган кыю һәм гайрәтле кешеләр генә үти ала”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент Рәисе җинаять-җәза системасы хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә кеше язмышы торуын ассызыклап узды. “Республиканың 16 учреждениесеннән, 3 мең 655 хезмәткәреннән гыйбарәт булган җинаять-җәза системасы бүгенге көн таләпләрен лаеклы төстә каршы ала. Безнең Татарстан хезмәте күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне били”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе чыгышында әйтеп үткәнчә, узган елда иректән мәхрүм итү урыннарында җитди гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Иректән мәхрүм итү урыннарында җәзасын үтәүчеләр саны, 2010 нчы ел белән чагыштырганда, тотрыклы төстә кими бара. Төрмәләрдә хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны ике тапкыр кимегән. 2 кг.-га якын наркотик һәм 1,8 меңнән артык элемтә чарасы тартып алынган. Хөкем ителгәннәрнең туберкулез, ВИЧ кебек авырулардан үлү очраклары кимегән. Барлык учреждениеләрдә белем алу өчен шартлар тудырылган. Шул ук вакытта парламент рәисе махсус контингент даирәсендә җинаять кылу рецидивының һаман югары булуын да искәртеп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин шәхси составка һәм хезмәт ветераннарына, куелган бурычларны хәл итүгә фидикарь омтылышлары өчен, тагын бер кат рәхмәтен ирештереп, террорчылык һәм экстремистик юнәлештәге җинаятьләр кылган һәм традицион булмаган ислам динен тотучы затлар белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Үз кулы астында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин котлады. “Россиядә җинаять кылган өчен элек-электән җәза биргәннәр, әмма бердәм пенитенциар система император Александр II Указы дөнья күргәч кенщ булдырылган. Бу вакыт эчендә система, төзәтү йортлары һәм лагерьлардан башлап, бүгенге көннең квалификацияле кадрлары белән тәэмин ителгән структураларына кадәр олы юл узды. Система законлылык һәм суд карарларының төгәл үтәлешен тәэмин итә”, - дип белдерде Дәүфит Хәмәдишин һәм хезмәткәрләренең, шушы эшләренә аңлау белән караган якыннары һәм туганнарына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тантанада хезмәт алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.