Белгечләр Интернет-кибеттән әйбер алганчы, товар сатучының ышанычлылыгына инанырга киңәш итә

Интернет аша алынган әйберне кулланучы 7 көн эчендә кире кайтарырга хокуклы

(Казан, 14 март, “Татар-инфом”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә кулланучылар арасында Интернет-кибеттән әйбер сатып алу киң таралыш ала. Күпләр, товар яраксыз булса яки ошамаса, Интернет челтәре аша сатып алынган әйберне кире кайтарып булмый, дип пошаманга бирелә. Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә катнашучылар бу фикерне кире какты.

ТР Этил спирты, алкоголь продукция җитештерүне, аларның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт тикшереп торуын тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Елена Гавриленко әйтүенчә, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон, товар Интернет-кибеттән сатып алынган очракта да, аны кире кайтаруны рөхсәт итә. "Әгәр товар туры килмәсә, һәр кулланучының 7 көн эчендә товарны кире тапшырырга хакы бар. Тик товарның упаковкасы бозылмаган, этикеткасы ташланмаган булуы, ягъни товарлык кыяфәте сакланган булуы шарт", - дип белдерде Елена Гавриленко. Шулай да, белгечләр Интернет-кибеттән товар сатып алуга сакчыл карарга киңәш итә. Кайбер очракларда шушы әйберне саткан субъектны табуы кыен да булырга мөмкин, дип кисәтә алар. Моннан тыш, Интернет челтәрендәге кайбер сәүдәгәрләр, товарга заказ бирелгәч, аның суммасының яртысын яки тулысынча түләүне таләп итә. "Товарны кулга алгач кына аның буенча исәп-хисап ясарга кирәк", - дип белдерде Елена Гавриленко. Аның әйтүенчә, әгәр дә товар сатучының ышанычлы булуында шик туса, юридик зат турында салым базасыннан мәгълүмат эзләргә кирәк. Барысы да тәртиптә булса, Интернетта сатучыларга кыю рәвештә мөрәҗәгать итәргә була. Сатучының юридик адресы, ИНН булуы шарт.