Торак фонды белән идарә итүче компанияләрнең реестры формалаштырыла

Торак фонды белән идарә итүче компанияләрнең реестры формалаштырыла
(Казан, 14 март, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы республиканың торак фонды белән идарә итүче компанияләренең реестрын формалаштырырга кереште. Реестрдагы мәгълүмат идарә итүче компанияләрне күп фатирлы йортлар белән идарә итү ысулын һәм торак фонды белә идарә итүчене сайлау буенча ачык конкурс игълан итү турында җыелышлар үткәрү турында мәгълүматлаштыру өчен кулланылачак. Искә төшереп үтәбез, 2005 елның 1 мартында гамәлгә кергән РФ Торак Кодексы нигезендә торак милекчеләре гомуми җыелышта үз йортлары белән идарә итү ысулын сайларга тиеш.