«Татары земли сибирской» китабы дөнья күрде

«Татары земли сибирской» китабы дөнья күрде

(Төмән, 14 март, “Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина төзегән «Татары земли сибирской» китабы (Словник) Казанда «Мәгариф» китап нәшриятында 500 данә булып басылып чыкты.

Бу китапта Себер татарларыннан халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итеп хөкүмәт бүләкләренә лаек булган Советлар Союзы Каһарманнары, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның иҗади берлекләре әгъзалары, югары дәрәҗәдәге хәрбиләр, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, спорт мастерлары, Россия һәм дөнья күләмендә спорт чемпионнары, исемнәре танылган һәм әле танылып өлгермәгән җәмәгать эшлеклеләре – җәмгысы 409 кеше теркәлгән.

Бу китап әле кулъязма хәлендә үк Төмән өлкәсенең 60 еллыгына багышланган «Люди земли тюменской» бәйгесендә катнашып, өлкә Думасы Дипломы белән бүләкләнгән иде. Китаптагы исемлек соңгы елларда «Яңарыш» газетасында өзекләп бирелеп барды. Хәнисә ханым әйтүенә караганда, бу китап киләчәктә төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында энциклопедик белешмә әзерләп чыгару өчен нигез булып тора.

Бу китапны бик күпләр хуплап каршы алды. Исемнәре данга күмелгән һәм төбәгебездә яшәп, милләтебезгә фидакарь хезмәт күрсәткән башка күп кенә шәхесләр дә кертелгән булса, китап тагын да күркәмрәк булып чыккан булыр иде.

Россиянең һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, Төмән җирендә иҗат итеп яшәүче, Себер җирендә милли мәдәният өлкәсендә армый-талмый хезмәт итүче Ислам Сафин, хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булган, җитештерүне югары дәрәҗәгә күтәреп, аның керемнәрен арттыру буенча төбәктә тиңнәре булмаган, продукция сыйфатын Аурупа стандартлары дәрәҗәсенә күтәргән, ике тапкыр Россия күләмендә «Директор – ил хатын-кызы» бәйгесендә җиңеп чыккан Төмән фанера комбинаты генераль директоры Әлмирә Кәримова, демократик үзгәртеп-кору чоры башлангач, милли үсеш хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе, өлкә мәдәният үзәген төзеп милли мәдәниятебезне үстерүгә үзеннән гаять зур өлеш керткән, бүгенге көндә «Мирас» хәйрия фонды мөдире булып эшләүче Фәрит Хәкимов, милли сәнгатебезне үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән музыка остасы, халык мәхәббәтен яулаган «Илһам чишмәсе» ансамбле җитәкчесе Әбүзәр Миңлебаев, еллар буе милли үсеш хәрәкәтенә саллы матди ярдәм биреп торган Раиф Мөхәммәтҗанов һәм башка күп кенә атаклы шәхесләребезнең исемнәре дә киләчәктә энциклопедик белешмәгә кертелми калмас, дигән өмет бар.