Татарстан студентлары һәм яшь галимнәре инновацияләр буенча Халыкара фонд конкурсында катнашачак

Татарстан студентлары һәм яшь галимнәре инновацияләр буенча Халыкара фонд конкурсында катнашачак

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Ирина Ксенофонтова). Бүгеннән башлап Татарстанның экологияне белгечлек итеп алган яшь галимнәр, студент һәм аспирантлары “Инновацион технологияләр халык өчен” Халыкара фонды тарафыннан игълан ителгән конкурста катнаша алачак.

31 майга кадәр дәвам итәчәк конкурсның максаты - 3-13 июль көннәрендә Казанда үтәчәк “ Идел буеның экологиясе һәм ныклы үсеше” дип исемләнгән җәйге семестрында катнашу өчен Татарстан һәм Идел буеның экологиясе һәм ныклы үсешен тәэмин итү өлкәсендә яшь лидерларны сайлап алу, һәм бу өлкәдәге идея һәм проектларны тормышка ашыру өчен алга таба фонд белән бергәләп эшләү.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, конкурс җиңүчеләре семестр эшендә түләүсез катнашачак. Семестр программасында әйдәп баручы галимнәрнең лекцияләре, мастер-класслар, проект лабораторияләре булачак. Иң яхшы эшләр фондның премияләре һәм дипломнар белән билгеләп үтеләчәк. I премиягә лаек булучы 25 мең сум алачак, II премия – 15 мең, III премия 10 мең сум тәшкил итә.

Конкурста катнашу өчен фондка экология өлкәсенә кагылышлы иң актуаль проблемаларны чишүгә һәм Татарстанның һәм Идел буеның ныклы инновацион үсешенә юнәлдерелгән авторлык проекты тәкъдим итү мөһим булып тора. Ә бу экология, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль юнәлештәге инновацион үсеш мәсьәләләренә кагылышлы темаларны үз эченә ала.

Конкурста катнашу өчен “идеяләр ярышы”на гаризалар 18 апрельдә алына башлаячак. Конкурс документларын Казан, Мөштәри урамы, 9нчы йорт, 106 офистан алырга мөмкин. Ул шулай ук www.ksu.ru, www.ecology.e-kazan.ru, www.inotech.melt.ru сайтында урнаштырылачак. Конкурс нәтиҗәләрен быелның 10 июнендә www.inotech.melt.ru сайтында белергә мөмкин булачак.