Татар галимнәренең фәнни хезмәтләре Хельсинкида басылып чыгачак

Татар галимнәренең фәнни хезмәтләре Хельсинкида басылып чыгачак

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Хельсинки шәһәренең этнографик музеенда «Идел буе халыкларының традицион мәдәнияте һәм аның модернизациясе» дигән фәнни мәкаләләр җыентыгы дөньяга чыгарга әзерләнә. Анда Казан галимнәре дә үзләренең хезмәтләрен тапшырган.

Әлеге җыентык инглиз телендә чыгачак. Анда чит ил һәм Идел буе шәһәрләре галимнәренең фәнни хезмәтләре туплана. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты этнографлары Розалинда Мусина, Фәридә Шәрифуллина, Светлана Суслова һәм Диләрә Сөләйманова (Казан дәүләт университеты) бүгенге көндә дә әлеге җыентыкта бастырыласы мәкаләләре өстендә эшләүне дәвам итә, электрон почта аша Хельсинки музее белән элемтәдә тора. Җыентыкка, мәсәлән, Светлана Суслованың татар милли киемнәре, Фәридә Шәрифуллинаның татар халкының туй йолалары, ә Диләрә Сөләйманованың татар йортлары һәм йорт җиһазлары турындагы фәнни хезмәтләре керәчәк.