Казан марилары Марий Элдан кунаклар көтә

Казан марилары Марий Элдан кунаклар көтә

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). 19 мартта Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Марий Эл артистлары катнашында «Усталык кас» (Осталык кичәсе) дигән чара үткәрелә. Анда шулай ук Казанда яшәүче марилар кунаклар белән бергә «Мари кас» («Мари кичәсе») дигән җыр-биюләр кичәсе дә оештырачак.

Казандагы Мари милли-мәдәни автономиясе рәисе Анатолий Терентьев әйтүенчә, әлеге чара Татарстан һәм Марий Эл республикаларының мәдәни хезмәттәшлеге кысаларында үткәрелә. Аны шушы җәмгыять белән бергәлектә, күрше республиканың Мәдәният министрлыгы оештыра. Кичәдә шагыйрә Мардан Раяның «Кем минем вакытым инде узган дип әйтер?...» дигән китабын тәкъдир итү булачак. Сәхнәдә аның шигырьләренә язган җырлар да яңгыраячак.

Концертта Марий Эл артистларыннан халык артисты Иван Смирнов, композитор һәм җырчы Вячеслав Смирнов, композитор Иван Егоров, «Ший памаш» («Көмеш чишмә») конкурсы лауреаты Светлана Дмитриева, шулай ук «Ший агур» ансамбле һ.б.лар катнашырга тиеш. Аны Марий Эл республикасының атказанган артисты, танылган журналист Раиса Данилова алып барачак. Концерттан соң тамашачылар белән бергә җыр-бию, күңел ачу һәм үзара аралашулар да көтелә.