Каникуллар вакытында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре күләме артырга мөмкин

Каникуллар вакытында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре күләме артырга мөмкин

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). 21 марттан балаларның 10 көнлек язгы каникуллары башлана. Бу чорда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы арта.

Казан Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия юлларында ел саен 1500 бала үлә. Юл-транспорт һәлакәтләренең 70 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән була. Мәсәлән, 2004 елда Казанда балалар катнашындагы 201 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала үлгән, 202 төрле җәрәхәтләр алган. Шуларның 147се машина йөртүчеләр һәм 51е – балалар гаебе белән булган. Узган ел язгы каникуллар вакытында 2 юл-транспорт һәлакәтендә 2 бала зыян күргән, 2003 елда 5 юл-транспорт һәлакәтендә 6 бала зыян күргән. Җәйге каникулларның озынлыгы нәтиҗәсендә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны ул чорда күпкә артып китә. 2005 елның гыйнвар-февраль айларында Казан юлларында балалар үлеме күзәтелмәгән. Ике ай эчендә шәһәрдә булган 21 юл-транспорт һәлакәтендә 21 бала зыян күргән.