Татарстан халкы «Хәтер юлы» музее өчен кызыл армиячеләрнең фотосурәтләрен җыя

Россия Оборона министрлыгының «Хәтер юлы» уникаль проекты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы турында да истәлекне мәңгеләштерергә тиеш.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы халкы якын араларда күп функцияле үзәкләр һәм социаль яклау бүлекләре аша «Хәтер юлы» музее өчен Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронт хатларын мультимедиа галереясенә кертә ала. Бу турыда Үзәк хәрби округ матбугат хезмәте республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итә.«Республика җитәкчелеге белән бергәләп зур эш алып барыла. Якын араларда безнең гражданнар күп функцияле үзәкләрдә, социаль яклау бүлекләрендә, башка җәмәгать оешмаларында музей өчен фотоларны цифрлаштыра һәм мультимедиа галереясенә кертә ала, — диде Сергей Погодин. — Дөньяда 1418 метр озынлыктагы иң зур музей булдырыла, анда үз туганнарыбызны һәм якыннарыбызны истәлеген мәңгеләштерү безнең гражданлык бурычыбыз булып тора».Искәртәбез, бүгенге көндә республика хәрби комиссариатлары 25 851 кызыл армияче фотосурәте, шулай ук 847 фронт хатлары җыйган. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе, Урал һәм Себернең барлык 29 төбәге арасында беренче урында тора. Анда Үзәк хәрби округның хәрби комиссариатлары фотосурәтләр җыя.Россия Оборона министрлыгының «Хәтер юлы» уникаль проекты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы турында да истәлекне мәңгеләштерергә тиеш. Проект фронтовиклар һәм оборона предприятиеләре хезмәткәрләре партизаннар һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, мәдәният оешмалары һәм хәрби корреспондентлар хезмәткәрләрен, Бөек Ватан сугышының утлы елларында үз-үзен аямыйча көрәшкән һәм туган җирләрен фашист полкларыннан саклаган барлык кешеләрнең дистәләгән миллион фотографияләрен, берләштерәчәк.Порталда җыелган барлык материаллар һәм фотосурәтләр «Хәтер юлы» мультимедиа галереясенә керәчәк, ул Кораллы Көчләр Үзәк музее запасларыннан уникаль экспонатларны үз эченә ала, беренче тапкыр киң җәмәгатьчелек тарафыннан күрсәтелә.Мультимедиа музее Россия Кораллы Көчләренең Баш храмы янындагы территориядә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына торгызылачак.