«Шаян ТВ» каналы оештырган блогерлар очрашуында «Кызык-мызык» проекты авторы катнашты

Бу очрашуның нәтиҗәсендә балалар һәм Илназ яңа проект тормышка ашырачак.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). 14 февраль көнне «Шаян ТВ» каналы яшь блогерлар белән очрашу уздырды. Бу чарада «Кызык-мызык» проекты авторы Илназ Габидуллин да катнашты дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.

Илназ Габидуллин яшьләрнең сорауларына җавап биреп, социаль челтәрләрдә дусларны арттыру серләре белән уртаклашты, постларны кую вакыты һәм кайсы темага язылган постларның аеруча яратып укылганын әйткән.

«Бик күп социаль челтәрләр белән беррәттән, „Тик-Ток" та зур уңыш казанып килә. Ул балалар һәм яшьләр арасында аеруча популяр. Без дә заман белән бергә атлыйбыз. Тамашачыларыбызны да безнең социаль челтәрләргә, ШАЯН ТВ ютуб каналыбызга, "Тик-Ток"ка язылырга чакырабыз», — дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.

Бу очрашуның нәтиҗәсендә балалар һәм Илназ яңа проект тормышка ашырачак, диелә хәбәрдә.

«Тагын бер кат шуңа инандык: мондый очрашулар яңа идеяләр тууга, киләчәккә зур планнар корырга һәм яраткан тамашачыбыз, безне карап баручы һәркем өчен тырышып эшләргә этәрә!» — диелә хәбәрдә.

«Шаян ТВ» каналы блогерлар белән очрашуларны даими уздыра.