Сәүдә министрлыгы Кытайдан посылкалар алуны тыю турындагы тәкъдимне хупламаган

Министрлык башлыгы сүзләренчә, Роспотребнадзор белгечләре коронавирус инфекциясенең кешегә әйберләр аша йогуын расламаган.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Кытай интернет-кибетләреннән товар һәм посылкалар кабул итүне тыю турындагы тәкъдимне хупламаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы федераль министрлык башлыгы Денис Мантуровка сылтама белән хәбәр итә.

Министр сүзләренчә, Роспотребнадзор белгечләре коронавирус инфекциясенең кешегә әйберләр аша йогуын расламаган. Моңа кадәр Россия Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Кытайдан посылкалар кабул итүне чикләргә тәкъдим иткән иде. Ул моны коронавирусның әлегә ахыргача өйрәнелмәве белән аңлатты.

«Посылкалардан тыш, безгә Кытайдан башка товарлар да килеп тора. Шунлыктан без товар әйләнешен бозачакбыз», — дип саный Мантуров.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, немец галимнәре гадәттә коронавирусларның төрле әйберләрнең өслегендә тугыз көнгә кадәр яши алуын ачыклаган булган. Әмма алар Кытайда таралган Covid-19 коронавирусын тикшермәгән, шулай да әлеге сыйфатлар аңа хас булырга мөмкин дип ышаналар.