Чирмешән районындагы модульле кибетләр эшли

Югары Кармалка авылында 70 йортта 184 кеше яши.

(Чирмешән, 14 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Югары Кармалка авылында инде ике елга якын республика программасы нигезендә төзелгән модульле кибет эшли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Сәүдә ноктасында барлык кирәк-ярак та бар: сөт, колбаса продукциясеннән өзелмибез. Ипине Чирмешәннән атнага өч тапкыр китерәләр, — ди кибетче Галия Антоненко. -Без, нигездә, товар белән тәэмин итүчеләргә заявка бирәбез, алар ике-өч көнгә бер тапкыр сораган әйберләрне алып киләләр. Бина якты, җылы, электр белән җылытыла.

Кибетнең сәүдә мәйданы 50 квадрат метр тирәсе, электр үткәрелгән, су кергән, канализациясе эшләп тора.

Авылда тагын бер шәхси кибет бар. Галия Нуретдин кызы әйтүенчә, шулай да райпо кибетеннән кеше өзелми.

Сүз уңаеннан, бүген Югары Кармалка авылында 70 йортта 184 кеше яши. Авыл күпмилләтле, монда руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар гомер кичерә.

Нәкъ шундый ук кибет Якты Тау поселогында да ачылган иде, аның ишекләре дә көн саен ачык.