news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшсезлек өч тапкыр кимегән

2021 ел нәтиҗәләре буенча республика эш белән тәэмин итүнең пандемиягә кадәрге дәрәҗәсенә әйләнеп кайтты.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан эш белән тәэмин итүнең пандемиягә кадәрге дәрәҗәсенә әйләнеп кайтты. Төбәктә эшсезлек дәрәҗәсе өч тапкыр кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Ел нәтиҗәләре буенча эшсезлек дәрәҗәсе өч тапкыр кимеде һәм 0,57 процент тәшкил итте. 2021 елда эш эзләүче гражданнарны эшкә урнаштыру 2020 ел белән чагыштырганда ике тапкырга артты. Без „Россиядә эш“ бердәм цифрлы платформасында актив эшлибез. 2022 елның гыйнварыннан җитди үзгәрешләр була. Хезмәткәрләре  25 кешедән артык булган барлык эш бирүчеләр дә платформада актуаль вакансияләр турында мәгълүмат урнаштырырга бурычлы», - диде ул.

Бүген «Россиядә эш» платформасында татарстанлылар өчен 52 меңгә якын вакансия тәкъдим ителгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел ахырына төбәктә республика халкының 62,5 проценты эшле иде, шул ук вакытта ил буенча бу сан – 59,8 процент, ә Идел буе федераль округында 59 процент тәшкил итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100