news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Минтимер Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды

Татарстан парламенты рәисе Татарстанның алдынгы, тотрыклы үсеше, күп милләтле һәм төрле диннәр тотучы халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеме белән тыгыз бәйләнгәнен ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин: Минтимер Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдыруын билгеләп узды.

«Минтимер Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды һәм катлаулы чорда барлык дәрәҗәдәге хакимият, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен шул мәктәпнең иң абруйлы беренче укытучысы булды», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә Шәймиевне остазы итеп күргәнен әйтте. «Яшермим, мин әлегә кадәр күп нәрсәне аңларга һәм кемнедер күндерергә, инандырырга, дөрес карарлар кабул итәргә аннан өйрәнәм. „Дәлилләрең булмаса, беркайчан да кешеләр янына чыкма, ә аргументларың бар икән, алар тимер кебек ныклы булырга тиеш“, — дигән сүзләре гомергә истә калган», — ди ул.

Парламент рәисе күп еллар дәвамында Минтимер Шәймиев белән эшләгәнен искәртте. «Бу вакыт эчендә бик күп гаҗәеп вакыйгалар, бәхәсләр, фикер алышулар булып узды, принципиаль сәяси карарлар кабул ителде. Әлбәттә, алар барысы да Минтимер Шәймиев тарафыннан республикабыз мәнфәгатен кайгыртып эшләнде», — диде.

«Татарстанның алдынгы, тотрыклы үсеше, күп милләтле һәм төрле диннәр тотучы халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеме белән тыгыз бәйләнгән. Тарихыбыз борылыш кичергән катлаулы елларда ул хокукый һәм демократик тәртип нигезендә, республиканың киләчәген төзү идеясе тирәсендә халыкны берләштерүгә иреште ул. Моның өчен никадәр зирәк акыл, җаваплылык һәм сәяси ихтыяр көче кирәк булуын без хәзер генә аңлыйбыз», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев тарафыннан формалаштырылган «Татарстан моделе» хәзергә кадәр күп кенә илләрнең сәясәтчеләре игътибарын җәлеп итә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, сәясәтче буларак Минтимер Шәриповичның уникаль үзенчәлеге — эшлеклелек һәм конструктивлык, төрле-төрле, еш кына капма-каршы фикерләрне килештерә белүе.

Минтимер Шәймиев 20 гыйнварда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100