420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Тәтеш, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Яңа ел алдыннан Тәтеш районының Олы Шәмәк авылында модульле табиб амбулаториясе, Зеленовкада — юл, Бессоновода ФАП ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм «Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин объектларны тантаналы ачу чараларында катнашты.
Олы Шәмәк авылында узган елны республика программасы буенча төзелгән модульле табиб амбулаториясе Тәтеш районының якын-тирәдәге 9 торак пунктында яшәүче 1700дән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Элек медицина учреждениесе авыл читендә урнашкан булган, бу өлкәннәргә уңайсызлыклар тудырган. Яңа амбулатория Олы Шәмәк үзәгендә урнашкан», — диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, Тәтеш районында соңгы 6 елда яңа объектлар тапшыру матур гадәткә керде. Бердәнбер модульле амбулаториянең тиз арада төзелүе бик сөендерә. «Барлык объектлар мөһим, шулай да медицина объектлары — аеруча да», — диде ул.
Зеленовкада яшәүчеләрдә үткән ел шатлыклы вакыйга — республика программасы буенча төзелгән, күптән көтелгән машина юлын файдалануга тапшыру белән хәтерләрендә уелып калачак.
Бессоново авылында республика программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. «Бу авылга ФАП кирәк иде. Планда — кибет төзү», — диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
«Республика программаларының гамәлдә булуы беренче чиратта кешеләр тормышының сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән», — диде «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.