Ирек Һадиев: Төбәк тарихын өйрәнеп, китап чыгаручыларга ярдәм итәргә кирәк

«Китап бастыруны гади пенсионер булдырып чыга алмый, сирәкләре генә үз төбәкләреннән чыккан хәллерәк иганәчеләрне табып, моңа ирешә», — диде ул.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төбәк тарихын өйрәнүче гап-гади кешеләрнең авыл тарихын өйрәнү юнәлешендәге эшләрен хупларга, ярдәм итәргә кирәк. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев «Татар-информ»га биргән интервьюсында шул фикерен белдерде.

«Авторлар мәгълүмат туплауда, язуда кыенлык кичермәсләр, ә бастырып чыгару чыгымнарын үзегез аңлыйсыз. Китап бастыруны гади пенсионер булдырып чыга алмый, сирәкләре генә үз төбәкләреннән чыккан хәллерәк иганәчеләрне табып, моңа ирешә. Хөкүмәт тарафыннан ярдәм булсын иде. Язалар, бар бит, шуны редакцияләп, матур китап итеп чыгарырга булышып җибәрсәләр…» — диде Ирек Һадиев.

Аның фикеренчә, фидакяр хезмәт куючыларга типографияләрдә ташлама бирергә мөмкин. «Авторның бүләк итәсе дә килә, хезмәтләрен танытасылары да килә, ләкин китап чыкканчы әле бик тырышырга кирәк», — диде.