Тукай районында Яңа елда җиде бала туган

Районда ике кыз, биш малай дөньяга килгән.
(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл", Алена Фазылова). 2019 елның башыннан Тукай районында җиде сабый туган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.Мусабай Завод, Биклән, Комсомол, Шилнәбаш, Бәтке авыл җирлекләрендә ике кыз, биш малай дөньяга килде. Районда беренче бәби Биклән авыл җирлегенең Никошновка авылында яшәүче Муриновлар гаиләсендә аваз салган. Аларның бу өченче балалары. Көтеп алган нарасыйга Арина дип исем биргәннәр.  Ә менә 2 гыйнвар көнне Мусабай Завод авылындагы Миңнехуҗиннар hәм Садыйковлар гаиләләрендә икеләтә бәйрәм булган. Аларның икесендә дә уллары дөньяга килгән. Ләйсән белән Илнар Миңнехуҗиннар – Мусабай Завод авылында үрнәк гаилә. Үзләре төзеп җиткергән йортта яшиләр. Илнар районның "Кама" агрофирмасында эшли, Ләйсән 1 яшь тә 11 айлык олы кызлары Диләрә белән декретта, хәзер инде нәни Тимурны да караячак. "Бүген Тимур беренче төнне өйдә кунды. Шөкер, бик тыныч йоклады. Хәзер башкарасы эшләр күп: яшәү урынын теркәргә, салым түләүченең идентификация номерын, СНИЛС аласы бар. Шулай ук хөкүмәт тарафыннан бирелгән ана капиталын да рәсмиләштерергә кирәк", – ди гаилә башлыгы Илнар.