news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш шәһәре буенча иң яхшы Яңа ел бизәлеше бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Җиңүчеләр дипломнар, акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тәтеш шәһәре буенча иң яхшы Яңа ел бизәлеше бәйгесенә нәтиҗә ясалды
tetyushy.ru
(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары"). Тәтеш шәһәре буенча иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Катнашучылар “Административ биналар һәм предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар территориясенең иң яхшы яңа ел бизәлеше”, “Кар фантазияләре”: иң яхшы Яңа ел сурәтләре бизәү”, “Шәхси торак йортларның иң яхшы Яңа ел бизәлеше”, “Күп фатирлы торак йортларның иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинацияләрендә бүләкләнде. 
 
Шулай ук, “Кар фантазияләре”: иң яхшы кар сурәтләре ясау”, “Кар сурәтләре буенча “Яңа 2019 ел символы” дигән өстәмә номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды. 
 
“Авыл җирлекләре арасында иң яхшы бизәлгән административ бина”, “Торак йортларның иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинацияләрендә җиңү яулаучыларга да дипломнар, акчалата призлар тапшырылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot