Ульяновскида милиция хезмәткәрләрен үтерүчеләрнең фотороботлары булдырылды

Ульяновски өлкәсендә өч милиция хезмәткәрен вәхшиләрчә үтерүче җинаятьчеләрне эзләү дәвам итә
(Ульяновски, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсендә Раштуа бәйрәменә каршы төндә өч җинаять очрагы теркәлүе - юл-патруль хезмәте милиционерлары Евгений Левендеев белән Иван Игнатьевның һәм Зөяаръягы районы эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе 22 яшьлек Гөлназ Җәмдиханованың үтерелүе, шулай ук “Таис” компаниясе генераль директоры урынбасары Владимир Долгановскийның эзсез югалуы төбәгебездә зур яңгыраш тапты.
Ульяновски өлкәсе буенча эчке эшләр идарәсе башлыгының беренче урынбасары, криминаль милиция җитәкчесе полковник Валерий Маринкин журналистларны чакырып, шушы җинаять эшләренә карата үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.
- Иң әүвәл бу җинаятьләр арасында бернинди үзара бәйләнеш тә булмавын һәм аларның ниндидер заказ буенча эшләнмәвен ассызыклап үтәсем килә. Юл-патруль хезмәте милиционерларын хезмәт вазыйфаларын башкарган вакытта атып үтерүләре ихтимал. Мөгаен, алар наркотиклар яки корал төяп баручы машинаны юл уртасында тикшерү максаты белән туктаткандыр. Тикшерүне ЮХИДИның стационар постларында гына үткәрергә рөхсәт ителә, патруль исә машинаны анда кадәр озата барырга бурычлы. Нәкъ шул мизгелдә җинаятьчеләрнең милиция хезмәткәрләрен утка тотулары бик тә мөмкин.
Тикшерүче булып эшләгән Гөлназ Җәмдиханованың башына авыр әйбер белән сугу нәтиҗәсендә гомере өзелүе төгәл ачыкланды. Җинаять кылучылар аның сумкасы белән кәрәзле телефонын урлап качканнар. Гөлназның шул тирәдә йөрүче урам караклары белән күзгә-күз очрашкан булуы ихтимал.
Без – тикшерүчеләр, бу җинаятьләрне һичкенә дә гади җинаять эшләре рәтенә кертергә җыенмыйбыз, шуңа да карамастан, алар якын киләчәктә тулысынча ачыкланыр дип ышанам. Бүген исә гади халыктан ярдәм көтәбез, шаһитлар әлеге җинаятьләргә бәйле барлык мәгълүматларны да кичектергесез рәвештә безгә җиткерергә ашыксыннар иде, - диде полковник В.Маринкин.
Криминаль милиция башлыгы өлкә үзәгеннән ерак түгел бистәдә эшкуар Владимир Долгановскийның машинасы табылуы хакында да хәбәр итте. Димәк, аны берәр җирдә яшереп тотулары ихтимал, дип өстәде полковник. Ә милиция хезмәткәрләрен үтерүчеләрнең фотороботлары булдырылган икән.