Украина төбәкләрендә Яңа ел тамашалары тәмамланды

Львовта милли җәмгыятьләр соңгы Чыршы бәйрәмен үткәрде
(Симферополь, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Львовның Яшь тамашачылар театрында рус, грек, белорус һәм шәһәрнең башка милли җәмгыятьләре катнашында соңгы Яңа ел тамашалары үтте. Львовның «Туган ил» татар үзәгеннән Хәмзә Кашаев хәбәр итүенчә, соңгы Чыршы бәйрәмендә Львовның «Туган ил» татар үзәге балалары да катнашкан.
Бәйрәмдә һәр җәмгыять үз программасы белән чыгыш ясаган. Анда балалар башкаруында төрле халыклар җырлары, биюләре яңгырады, алар бердәм булып кыш бабайны чакырды. Шул ук вакытта Кыш бабай җиде кат ишек артында торды, аны ачу өчен балалар үзләренең номерларын күрсәтергә тиеш иде.
«Туган ил» исеменнән чыгыш ясаучы Илгиз Филипчук Г.Тукай шигырен татар телендә укып бер ишекне ачты. Шулай итеп Татарстаннан бик еракта торган Көнбатыш Украинаның Львов шәһәрендә дә яңа ел көннәрендә татар теле яңгырады. Анда Илгиз бер үзе генә килмәгән иде, аңа ярдәм төркемендә татар балалары гына түгел, аларның ата-аналары һәм якыннары бар иде.