Түбән Каманың баш милиционеры Яңа елны бәйрәм итү нәтиҗәләрен игълан итте

Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Камада 64 җинаять эше кузгатылган
(Түбән Кама, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Камада 23 фатирны басканнар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, зыян күрүчеләрнең мөлкәтенә аларның туганнары яки якын дуслары кызыккан. Шулар һәм башка һәлакәтләр хакында шәһәрнең баш милиционеры Айрат Садыйков хәбәр итте.
Айрат Садыйков сүзләренә караганда, 1-14 гыйнварда шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен 500 милиционер саклаган, аларның 250се көн саен чыршы мәйданчыкларында кизү торган. Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренә шәхси сак фирмалары һәм “ирекле дружина” хезмәткәрләре ярдәм күрсәткән.
Быелның ике атнасында милициягә шәһәрлеләрдән 1249 мөрәҗәгать килгән, алар арасында 104 гаилә җәнҗалы, 159 тән җәрәхәте һәм 14 кыйнау бар. Закон бозучыларга карата 607 административ беркетмә төзелгән, 64 җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, А.Садыйков сүзләренә караганда, яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Кама хастаханәләрендә алкоголь белән агулануның 13 очрагы теркәлгән, бер кеше интоксикациядән үлгән.
Шулай ук кышкы каникуллар вакытында шәһәрдә 23 фатирны басканнар. Чит мөлкәткә, нигездә, фатир хуҗаларының шактый эчеп алган туганнары яки якын дуслары кул сузган. “Бүген шунысын төгәл әйтергә мөмкин, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Түбән Камада Россия законнарын каты бозу очраклары теркәлмәгән, - дип билгеләп үтте Айрат Садыйков. – Нигездә, шәһәрлеләр начар гамәлләрен көнкүреш җирлегендә кылган”.
Бүген “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Айдар Метшин милициянең яхшы эшен билгеләп үтте, ул эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.