Түбән Кама тулай тораклары уңайлырак булачак

Алдагы елларда Түбән Камада барлык тулай тораклар да ремонтланачак
(Түбән Кама, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Тиздән Түбән Камада барлык тулай тораклар да ремонтланачак. Әлеге карар җирле муниципаль хакимият тарафыннан кабул ителгән. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен аз дигәндә 80 миллион сум акча кирәк булачак.
Бүген “Түбән Кама муниципаль район” муниципаль берәмлеге башлыгы Айдар Метшин хәбәр иткәнчә, Түбән Кама тулай тораклары танымаслык булып үзгәрәчәк. “Биналар тулысынча яңартылачак”, - диде башлык.
Искәртеп узабыз, узган ел шәһәрдә җирле хакимият инициативасы буенча тулай торакларны капиталь ремонтлау башланган. Төзүчеләр бөтен нәрсәне – сантехника, торбаларны алыштыра, яңа обойлар ябыштыра, диварларны буйый. 2008 елда 2 йорт тулысынча тапшырылачак. Калганнарын акрынлап ремонтлаячаклар.
“Әлеге биналарның һәрберсен төзекләндерү өчен 10 миллион сум тирәсе акча сарыф ителә. Түбән Кама буенча әлеге максатларга барлыгы 80 миллион сум акча кирәк”, - дип хәбәр итте бүген киңәшмә барышынды Айдар Метшин.
Тулай торакларның һәрберсен капиталь ремонтлап бетерү вакыты турында сөйләшергә иртәрәк, моңа бер-ике ел гына җитми, тик хакимият әлеге эшне ахырга җиткерү турында карар кабул итте, - дип билгеләп үтте “Түбән Кама муниципаль район” муниципаль берәмлеге башлыгы. – иң мөһиме, реконструкцияләнгән бинада яшәүчеләр төзүчеләрнең эшен дөрес бәяләсен һәм эшләр тәмамлангач та анда тәртип сакласын иде”.