Кичектергесез ярдәмнән тыш, “ашыгыч ярдәм” өстәмә хезмәтләр дә күрсәтә

2008 елның гыйнварында Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станцияләре һәм бүлекләрен бер каналлы финанслауга күчерүне төгәлләү күздә тота
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). 2008 елның гыйнварында Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станцияләре һәм бүлекләрен исәпләнгән тарифлар буенча бер каналлы финанслауга күчерүне төгәлләү күздә тотыла.
Бер каналлы финанслау – сәламәтлек саклау өлкәсен бер чыганактан мәҗбүри медицина иминияте системасы аша финанслау ул. Шуның белән бергә төбәк һәм муниципаль бюджет акчалары мәҗбүри медицина иминияте фондының территориаль фондында бергә туплана.
Бер каналлы финанслау вакытында, элегрәк мәҗбүри медицина иминияте акчаларыннан финансланган чыгымнарның 5 маддәсенә өстәмә рәвештә, медицина ярдәме күрсәтү тарифы составына коммуналь түләүләр чыгымнары, шулай ук капиталь ремонт үткәрү һәм җиһазлар сатып алу чыгымнарыннан тыш, сәламәтлек саклау учреждениеләрен тоту чыгымнары кертелә.
Татарстан Республикасы 2007 елның 1 июленнән сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән сынау проектын гамәлгә ашыруга кереште. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасын бер каналлы финанслауга күчерү программасы нигезендә, мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче республика медицина учреждениеләрен бер каналлы финанслауга күчерү сәламәтлек саклау учреждениеләрен мәҗбүри медицина иминияте системасы аша бер каналлы финанслауга күчерүнең беренче этабы булып тора.
Сәламәтлек саклау өлкәсен реформалаштыру, шул исәптән, сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен түләүле нигездә дәүләт тарафыннан гарантияләнгән өстәмә хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген дә күздә тота. Кичектергесез хезмәтләрдән тыш, өстәмә хезмәтләрнең кайберләрен хәзер Казанның ашыгыч медицина хезмәте станциясе дә күрсәтә.