Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда тәҗрибәле журналистлар саны елдан-ел арта бара»

Россия матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» агентлыгында тантаналы кабул итү узды
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 13 гыйнварда каләм әһелләре инде 16 нчы тапкыр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Россия матбугаты көнен билгеләп узды. Ул журналистларның гына түгел, полиграфия, почта хезмәткәрләренең, басма продукцияне күпләп һәм ваклап сатучы сәүдә операторлары бәйрәме дә.
Тарихка күз салсак, 1703 елның 13 гыйнварында Петр I Указы нигезендә рус телендә беренче газета – «Ведомости» чыга башлый. Яңа Россия җәмәгатьчелеге әлеге бәйрәмне шул көн истәлеге буларак 1992 елдан бирле билгеләп үтә (1991 елга кадәр ил журналистларының һөнәри бәйрәмнәре «Правда» газетасының беренче саны дөнья күргән 5 май көненә туры китерелә иде).
Әлеге мөһим дата уңаеннан бүген «Татмедиа» агентлыгында тантаналы кабул итү узды. Бирегә республика, шәһәр, район газеталары баш мөхәррирләре, Татарстандагы теле-радиокомпанияләр җитәкчеләре, федераль мәгълүмат чараларының республикадагы үз хәбәрчеләре җыелды. Алдагы еллардан килгән традициягә тугрылыклы калып, бу юлы да мәгълүмат җиткерүче һәм таратучыларны республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котларга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. Бәйрәм чарасында шулай ук Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Александр Терентьев, ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Рәшидә Вәлиуллова, «Татмедиа»ның генераль директоры Марат Моратов, һ.б. катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың журналистлар корпусына Татарстан җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткереп, мәгълүмат таратучыларның республика сулышын яктыртудагы зур ролен ассызыклады. «2007 ел тарихка республиканың чираттагы социаль-икътисади үсеш елы булып кереп калды. Ел дәвамында гаять мөһим проектлар гамәлгә ашырылды. Аерым алганда Хәйрия елы белән бәйле күп чаралар узды. Ирешелгәннәрнең барысында да сезнең зур өлешегез бәхәссез», – ди парламент рәисе. Аның фикеренчә, каләм ияләре ил, республика, тулаем, җәмгыять алдында торган актуаль бурычларны чишүгә зур аңлау белән килә. «Проблемаларны чишү юлларын эзләү, яктырту җиңел генә узмады. Бу эшне аз хезмәт хакы, тарифлар арту шартларында икътисадның аерым секторларын реформалаштыру, октябрь-ноябрь айларында ил күләмендә азык-төлеккә бәяләрнең кинәт артуы фонында алып барырга туры килде», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент рәисе узган ел 5 нче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар кампаниясен яктыртуда каләм ияләренең зур ролен, шулай ук Дәүләт хакимияте эшчәнлеген яктыртуда турыдан-туры катнашучы каләм ияләренең һөнәри осталыгын тагын бер кат искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, зур сынаулар аша узу Татарстан журналистларын чыныктыра, һөнәри осталыгын чарлый, үз эшенә бирелгән, тәҗрибәле журналистлар сафы киңәюгә ярдәм итә.
Моннан 4 ел элек Татарстанда Матбугат министрлыгы бетерелгәч, аның урынына «Татмедиа» агентлыгы төзелгән иде. «Ул вакытта яңа оешма тирәсендә бәхәсләр күп барды. Бу адым дөрес булдымы, бу орган шартларында журналистлар суверенлыгын саклау мөмкинме янәсе. Икенче яктан караганда авыр финанс-икътисад хәлендә калган район, шәһәр газеталары турында уйларга, аларны яшәтергә кирәк иде. Без шушы орган төзү аша бергәләп эшләү формаларын эзләдек. Бу адымыбызның дөреслеген вакыт раслады. Без бүген Россия күләмендә иң күп укый торган республика. Безнең журналистлар корпусы Татарстан җәмәгатьчелеге алдында гына түгел, ил күләмендә абруй казанды», – ди парламент рәисе. 4 ел эшләгәннән соң, журналистлар корпусын берләштерүче «Татмедиа»ның формасын, эчтәлеген, финанслау механизмнарын үзгәртү зарурлыгы килеп туган. Агентлыкны акционерлаштыру шуның белән бәйле. Аның алдына тагын да зуррак бурычлар куела. ТР парламенты рәисе шушы еллар эчендә республика журналистлар корпусын берләштерүгә, алар эшчәнлеген камилләштерүгә зур көч куючы «Татмедиа»ның генарль директоры Марат Моратовка Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.
Фәрит Мөхәммәтшин каләм ияләренә сәламәтлек, түземлек, каләмнәренең кыю булуын теләде. Аның фикеренчә, журналистлар хакимият органнары эшчәнлегендәге барлык кимчелекле якларны күрсәтеп, республика тормышын яктыртуның яңа юлларын эзләргә тиеш.
Бүген каләм ияләрен шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова да котлады.
Очрашу барышында журналистлар корпусы белән бик актив эшләүче ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәтенең матбугат үзәкләре җитәкчеләре Айрат Зарипов, Резедә Макуева, Андрей Кузьмин һәм «Казан» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Мәдинә Тимерҗановага «Татмедиа»ның Мактау грамоталары тапшырылды.