А.Селивановский: “2007 елда Казан милициясе гарнизоны куелган бурычларны үтәүгә иреште

Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсендә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясауга багышланган оператив киңәшмә узды
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе 2007 елдагы эшчәнлегенә йомгак чыгарды. Бүген Казан милициясе гарнизоны эшендәге казанышларга һәм проблемаларга багышланган оператив киңәшмәдә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре прокуроры Илсур Нәфыйков, Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Селивановский, ТР ЭЭМ һәм Казан милициясе гарнизонының җитәкчелек составы катнашты.
Киңәшмәдә шәһәрдәге оператив вәзгыятькә анализ ясалды. Казанның тәртип сакчылары хезмәтенең барлык бүлекчәләре эшенә бәя бирелде һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: 2007 елда да кылынган җинаятьләрнең саны кимү буенча тотрыклы тенденция күзәтелгән. Узган елда барлыгы 36539 җинаять теркәлгән, бу 2006 ел белән чагыштырганда, 20 процентка диярлек кимрәк. Кискен һәм аеруча кискен, уртача авырлыктагы җинаятьләр дә азайган. Бер үк вакытта аларны ачыклау процентлары да арткан.
2006 елга караганда үтерү фактлары 20 процентка кимегән. 147 дән алар 115 кә калган. Аларның сигезе генә бүгенге көндә ачыкланмаган булып санала.
Үткән ел белән чагыштырганда, икътисади юнәлештәге җинаятьләрнең ачыкланышы 21,3 процентка тәңгәл үсеш кичерә. Аларның яртысын диярлек финанс-кредит өлкәсендәге җинаятьләр тәшкил итә. Ышанып тапшырылган милекне (зур күләмдәге) үзләштерү очраклары 40 процентка күбрәк дип табылган. Кызганычка каршы, ялган акчалар һәм кыйммәтле кәгазьләрне җитештереп, аларны әйләнешкә кертү белән шөгыльләнүчеләр дә кимеми. 2006 елда андый 816 җинаять эше кузгатылган булса, узган елда алар 831 гә тәңгәл. Асылында төрле вазифаи затлар тарафыннан ришвәт алу һәм бирү фактлары булган җинаять эшләре дә арту кичерә. 2006 елдагы 157 очрактан алар 192 гә кадәр үскән.
Урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хәзер күпкә тынычрак. Былтыр урам җинаятьчелеге тулаем алганда 20 процентка диярлек кимегән. Җәмәгать урыннарында җинаятьләр һәм хокук бозу очраклары, алдагы ел белән чагыштырып караганда, чирек өлешкә кадәр түбәнрәк. Кәрәзле телефон хуҗаларына һөҗүм итү җинаятьләре дә якынча шулкадәр кимегән: шул рәвешле узган елда җинаятьчеләр тозагына 11390 казанлы һәм башкала кунагы эләккән.
Урлау һәм талау очраклары кискен кимегән. 2007 елда Казанда 18670 урлау кылынган, бу 2006 ел белән чагыштырганда, 3714 кә азрак. Фатир талау фактлары да кискен азайган (36 процент тирәсе). Автомашиналар урлап китү белән бәйле җинаятьләр саны әллә-ни үзгәреш кичерми. Автотранспорт чараларын урлау кебек җинаятьләр 25 процентка азрак теркәлгән.
Балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү тенденциясе узган елда да сакланган. Аларның исәбендә - һәр унҗиденче җинаять. Элек хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кискен арткан. Һәр җиденче җинаятьтә исереклек халәтендәге гражданнар гаепле.
Казан милициясе гарнизоны хезмәткәрләре ачыклаган наркопритоннар саны күбәйгән. 2007 елда әлеге күрсәткеч дүрт мәртәбә артып, 59 ны тәшкил иткән. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрнең саны да арткан.
Алексей Селивановский киңәшмә башланыр алдыннан журналистларга биргән интервьюсында ассызыкланганча, катлаулы оператив вәзьгыятькә карамастан, 2007 елда Казан милициясе гарнизоны хезмәткәрләре алга куелган бурычларны үтәүгә ирешкән. Аларның берсе РФ Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү барышында иҗтимагый тәртипне саклаудан гыйбарәт булды. 2007 елда Казан милициясе гарнизоны хезмәткәрләре 2115 мәдәни-массакүләм һәм иҗтимагый-сәяси чараларда иҗтимагый тәртип өчен җавап биргән. Алар арасында халыкара дәрәҗәдәге чаралар да байтак. РФ Президенты Владимир Путин катнашында узган РФ Дәүләт Советының күчмә сессиясе, республикага Кытай халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао җитәкчелегендәге делегациянең килүе, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының Еллык утырышы, Татарстан халыклары корылтае, Бөтендөнья татар конгрессы съезды һәм башкаларны атап узарга була. “Әлеге чараларга әзерлек барышында һәм аларны үткәргәндә ел дәвамында җитди гадәттән тыш хәлләр, хокук бозулар теркәлмәде”, - дип белдерде Алексей Селивановский. Якын киләчәктә РФ Президентын сайлауны оештыруда хокукый тәртип тәэмин итү бурычы тора, дип ассызыклап үтте ул.
Казан милициясе гарнизоны казанышларына килгәндә, Алексей Селивановский матди-техник базаны ныгытуны телгә алды. “Казан мэриясе һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан финанс ягыннан җитди ярдәм тойдык. Хезмәткәрләргә социаль түләүләр бурычларын каплауга ирештек. Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү ягыннан мәсьәләләр хәл ителәчәк”, - дип бәян итте ул. Җитешсезлекләр турында сөйләгәндә, аның фикеренчә, идарә итү эшчәнлегендә әле югары камиллеккә ирешелмәгән.
Киңәшмәдә Илсур Метшин фидакарьлеге белән алга чыккан хезмәткәрләрне мактау грамоталары белән бүләкләде.
2007 елда оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең район бүлекләре арасында Идел буе, Мәскәү һәм Совет районнары Эчке эшләр идарәләре танылган.