^Госман хәзрәт Исхакый: “Хаҗиларыбызның иминлеге дәүләт даирәләренең дә ныклы кайгыртуында”

^Госман хәзрәт Исхакый: “Хаҗиларыбызның иминлеге дәүләт даирәләренең дә ныклы кайгыртуында”

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗми, Диләрә Рәхимова). Изге Мәккә-Мәдинә җиренә чираттагы Хаҗ сәфәрен кылырга баручылар кайта башлады. 13нче гыйнвар кичендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый да туган иленә аяк басты.

Аны «Казан» халыкара аэропортында туганнары, хезмәттәшләре, дуслары белән бергә «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчеләре дә каршы алды. Шунда ук кыска гына матбугат конференциясе дә оештырылды.

- Госман хәзрәт, иң беренче безнең хаҗиларыбызның хәле кызыксындыра.
- Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир- рахим. Быел бездән 600гә якын кеше Хаҗга барды. Шулар арасыннан 145 кеше җирле транспорт-автобусларда, калганнары самолетларда төрле рейсларда Мисыр, Сүрия, Иордания аркылы килде һәм иншалла, аларның барысы да исән-сау гына хаҗ гамәлләрен бик төгәллек белән башкардылар. Кызганычка каршы, сәфәрнең башында куркыныч хәл булып алды. Тиешле таләпләрне үтәмичә төзелгән кунакханә ишелеп, өч-дүрт дистә кешенең гомере өзелде. Аларның күбесе өлкән яшьтәгеләр. Бәхеткә корбаннар арасында безнекеләр юк.

Шунысын билгеләп үтәсем килә, Татарстанның «Идел- Хаҗ оешмасы быелгы хаҗны бик югары дәрәҗәдә оештырды, анда да хаҗиларыбызның һәрберсенең матди һәм рухи хәлен кайгыртып тордылар. Һәрбер 40-50 кешегә бу юлы берәр тәрбияче-имам беркетелгән иде. Алар сәфәр кылучыларның ашау-эчү якларын гына кайгыртып калмыйча, ничек итеп гыйбадәтләрнең үтәлүен, Мәккә-Мәдинәдә, Гарәфәт тавында нинди догалар укылуын, кыскасы бар гамәлләрнең дә нечкәлекләрен аңлатып тордылар. Бу эшләрнең башында бездәге Россия Ислам университеты проректоры Сөләйман хәзрәт һәм республикабыздагы «Идел- Хаҗ» оешмасы җитәкчесе Аяз хәзрәтләр торды.

- Аларның кайтулары ничек оештырылыр соң? Чөнки Төркия аша узасы бар, ә анда көтелмәгән фаҗига- мәшәкать- кош гриппы таралды бит.
- Әйе, Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә безне төрлечә сыный. Ул илнең чигеннән автобуслар һәм җирле транспорт белән үтү катгый тыела. Шуңа да хәзер аларны зур-зур самолетлар белән озату хәстәре күрелә. Хаҗилар башта Минеральные Водыга китереләчәк. Аннан инде туган илләренә мәшәкатьсез кайтару җае карала.

Без үзебез ике көн алдан Мәскәүгә кайтып, Россия хөкүмәте каршындагы хаҗ эшләре буенча комитет рәисе Билалов Әхмәт Гаджи улы белән берлектә бу мәсьәләләр каралды. Илнең тышкы эшләр , гадәттән тыш хәлләр министрлары һәм баш санитар табиб Геннадий Онищенко белән очрашулар оештырылды. Аңа кадәр исә бу хакта Россия Президенты белән дә сөйләшүләр уздырылган һәм ул хаҗиларыбызның иминлеге өчен булган бар чараларны да күрергә кирәклеген белдергән. Ул чир генә түгел бит, сәяси вәзгыять тә кискенләшмәсен, Ирандагы күңелсез вакыйгалар тискәре йогынты ясамасын, сәфәрдәгеләр тотак (заложник) сыйфатында калмасын өчен дә планлы эш алып барылачагын ышандырдылар безгә. Шулай булгач, Президентларыбыз, дәүләт даирәләре дә дини йолаларны үтәүчеләрнең иминлеге сагында тора, ныклы контроль алып барыла икән, хаҗиларбыз, иншалла, барысы да илләренә сау-сәламәт әйләнеп кайтырлар. Россия хөкүмәте хаҗиларның илләренә кайтуларын оештыру өчен бер ярым миллион доллар күләмендә акча бүлеп бирергә ышандыра. 14нче гыйнвар көнне хөкүмәттә бу мәсьәләләр буенча махсус утырыш үткәреләчәк.

- Белүебезчә, сез инде берничә тапкыр хаҗда булдыгыз. Аларның һәрберсе, әлбәттә, аерым бер хатирәләрдер, хәзер. Монысы кай ягы белән үзенчәлекле булды.
- Узган елны бу сәфәрдә катнаша алмаган идем. Ул вакытта да шактый проблемалар туды. Ә Казанда торып аларны хәл итү бик авыр, мәшәкатьле, шактый борчылырга туры килде. Шуңа күрә алар белән анда булу, килеп туган кыенлыкларны бергәләп хәл итү җиңелрәк тә, кулай да.

Үзенчәлеге дигәннән, Мәдинә шәһәрендә мин 8 көн тордым һәм шул чорда 40 вакыт намазда катнаштым. Ә инде ахыргы көндә кырыгынчы намазны Пәйгамбәребезнең кабере янында туктап, Мәдинә мәчетендә үтәү- бик матур хатирә булып калыр.

Аннан соң ел да хаҗ кылуны оештыру кыенлаша бара. Бу - дөньядагы сәяси хәлләр, террорчылык белән дә бәйле. Шуңа да карамастан, хаҗ сәфәренә чыгучылар кимеми, ә киресенчә күпкә арта гына бара. Димәк, дөньядагы хак мөселман кавеме диннең йогынтысын тоя, аны рухи-әхлакый чистарыну буларак кабул итә. Халкыбызның соңлап булса да иманга тартылуы бик сөенечле күренеш. Без, руханилар инде, һәр догабызда илләребездә иминлек, дәүләт башлыкларының акыллы сәясәт алып баруларын, нинди диндә, нинди милләттә булуына карамастан һәр халыкның дус-тату яшәүләрен, җәмгыятьтәге ямьсез күренешләрнең юкка чыга баруын, бигрәк тә яшь буынның әдәп-әхлак, дин юлына басуларын телибез.