news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентына Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе вәкаләтләре тапшырылачак

Комиссия карарларының кабул ителү дәрәҗәсе сизелерлек артачак, дип искәртте ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.

Татарстан Президентына Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе вәкаләтләре тапшырылачак
архив

(Лаеш районы, 13 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзалары халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау турындагы законга үзгәрешләр кертү хакындагы канун проектын хуплады. Анда төбәк хакимиятләренең вәкаләтләренә төгәллек кертелә.

«Әгәр элегрәк кайсы да булса муниципаль берәмлектә яки тулаем алганда Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы игълан иткән вакытта нинди гадәттән тыш хәл (муниципаль, муниципальара) килеп чыгуын күрсәтмәсәк, әлеге закон кабул ителгәч моны эшләргә мәҗбүр булачакбыз», - дип аңлатты ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко комитетның күчмә утырышында.

Шул исәптән төбәк тиешле көчләр җәлеп итүне билгели торган реакция белдерү дәрәҗәсен дә күрсәтәчәк.

«Шулай ук әлеге закон кабул ителгәч, Татарстан Президентына Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе вәкаләтләре дә тапшырылачак. Шунлыктан әлеге комиссия карарларының кабул ителү дәрәҗәсе сизелерлек артачак», - дип өстәде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100