Түбән Кама районының авыл мәктәбе директорына Мәскәүдә премия тапшырдылар

Елена Перованың мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәктәптә туган якны өйрәнү музеен тулыландыру белән үрелеп бара.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы Ширәмәт мәктәбе директоры Елена Перова «Халыкны саклау өчен» премиясенә лаек булды. Чара Мәскәүдә узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.VIII тантана рәсми рәвештә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Хөкүмәте комиссиясе ярдәме белән үткәрелде. Бүләкне Россия Федерациясенең атказанган артисты, Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясенең мактаулы академигы Наталья Дрожжина тапшырды.Елена Перованың мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәктәптә туган якны өйрәнү музеен тулыландыру белән үрелеп бара. Әле август аенда «Халыкны саклау өчен» хәрәкәте рәисе Андрей Красильников аңа пыяла стеллажлар сатып алуга 500 мең сум акча бүлеп биргән булган. Елена Перова 6нчы сыйныфтан бирле музей советы әгъзасы булып тора, экскурсияләр үткәрүче булып эшли.