news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада актив укучылар район тормышын яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итте

Районда Яшь гражданнар форумы узды.

Кукмарада актив укучылар район тормышын яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итте
"Хезмәт даны"

(Кукмара, 13 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмарада Яшь гражданнар форумы узды. Чарада 12-18 яшьлек йөздән артык укучы катнашты. Форум кысаларында укучылар үз проектларын эшләде һәм районны үстерү өлкәсендә тәкъдимнәрен җиткерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ачылу тантанасыннан соң алар өч командага бүленеп, билгеле бер вакыт эчендә район тормышын яхшырту буенча ун юнәлештә үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.

Алар — яшүсмерләрнең иҗади үсеше һәм мәдәнияте, сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм, эшмәкәрлектә беренче адымнар, балалар массакүләм мәгълүмат чаралары, экологик, патриотик тәрбия; балалар һәм яшьләр хокукларын яклау, волонтерлык эшчәнлеге һәм социаль яклау мәгариф һәм фән; балалар хәрәкәтен үстерү.

Барлык уй-фикерләр катнашучыларның бердәм карары буенча пленар утырышта кабул ителгән форумның резолюциясенә кертелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100