news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советына Казан тирәсендә «яшел пояс» булдыру турындагы тәкъдим кертеләчәк

Татарстан башкаласы тирәсендә урман-парк поясының мәйданы 3,3 мең га тәшкил итәчәк.

Дәүләт Советына Казан тирәсендә «яшел пояс» булдыру турындагы тәкъдим кертеләчәк
архив

(Лаеш районы, 13 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан тирәсендә 3,3 мең гектар мәйданда урман-парк яшеллеге поясы булдыру турындагы материаллар Татарстан Дәүләт Советы президиумына кертеләчәк. Мондый карарны Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзалары кабул итте.

«Аннары бу карар буенча Казан чикләрендә төгәл участокларны билгеләү буенча техник эш башкарылачак. Бу мәйданнарда башкарма комитет һәм башка субъектлар ягыннан барлык хуҗалык эшчәнлеге туктатыла», — дип аңлатты комитет рәисе Азат Хамаев.

Ел саен Татарстан башкаласында кимендә 30 мең агач һәм куак утырталар. Шәһәрнең яшел фондының гомуми мәйданы 16 процент тәшкил итә, диелгән комитет утырышына әзерләнгән материалларда.

2016 елда Россия Президенты Владимир Путин илнең эре шәһәрләре тирәсендә агачларны кисүне чикләү турындагы федераль законга имза куйган иде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100