ТР Кайбыч районына яңа прокурор билгеләнгән

Ул – моңа кадәр ТР Актаныш районы прокуроры урынбасары вазыйфасын башкарган Руслан Заһретдинов

 (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР прокуроры Илдус Нәфыйков ТР Кайбыч районы прокуратурасы коллективына һәм Кайбыч районы хокук саклау органнарына районның яңа прокурорын тәкъдим итә. ТР прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, әлеге вазыйфага РФ Генераль прокуроры йөкләмәсе нигезендә Руслан Заһретдинов билгеләнгән.

Руслан Бәйрәмгали улы Заһретдинов 1980 нче елның 26 нчы октябрендә Актаныш авылында туган. 2003 нче елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге КДУ юридик факультетын тәмамлаган. 2004 нче елдан ТР Актаныш районы прокуроры урынбасары вазыйфасын башкарган. Юстициянең кече киңәшчесе. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.