Әлки районында ел башыннан бирле 101 никах законлы теркәлгән

Шуның 53 пары инде аерылышкан

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Әлки муниципаль районында соңгы вакытта аерылышулар арткан. Бигрәк тә яшь гаиләләр еш таркала икән. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллинаның район ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырган “Гаилә тормышы нигезләре” курсы моңа китергән сәбәпләрне ачыклауны күздә тота. Яшь парлар өчен үткәрелүче әлеге “дәресләрнең” чираттагысы гаилә турындагы законнарны аңлатуга багышланган.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә узган әлеге очрашуга әле быел гына гаилә корган яшь парлар килгән. Юрий белән Лилия Максимовлар, Илсур һәм Эльвира Зәйнуллиннар – һәммәсе район егет-кызлары. Шунысы да сөендерә, алар районда урнашып калырга ниятли. Барысы да район өчен кирәкле һөнәр ияләре. Илсур урман хуҗалыгында эшли, Эльвира – Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы, район үзәге педагогларының волейбол җыелма командасында да уйный.

Ә Максимовлар чын-чынлап катнаш гаилә икән.

– Бездә татар, чуаш, молдован милләтләре кушылган хәзер, – ди Лилия.

– Нинди милләттән булу әһәмиятлеме соң, иң мөһиме – безнең үзара мәхәббәтебез, – дип өсти Юрий.

Лилия белән Юрий никахлашканчы өч елдан артык Казанда бергә яшәгәннәр. Нишлисең, язылышканчы ук бер түбә астында яшәү дә яшьләр арасында шактый киң таралган күренеш бүген. Юрий районда полициягә эшкә урнашырга җыена, ә Лилия шәхси эшмәкәрдә тегүче булып эшли.

Зәйнуллинннар да, Максимовлар да әлегә әти-әниләре белән яши. Алга таба йорт төзеп үз ояларын кору ниятләре дә бар. Бүген бит авылда яшәүче яшь белгечләр һәм гаиләләр өчен тораклы булуның берничә уңайлы һәм отышлы программасы эшләп килә. Яшьләргә әнә шул программаларда катнашырга киңәш бирделәр.

Мәхәббәткә, үзара аңлашу һәм хөрмәткә нигезләнгән гаиләләр генә бәхетле һәм озын гомерле була. Гаилә нык булсын, акыллы, тәртипле балалар үстерә алсын өчен ир белән хатынга тагын күп сыйфатларга ия булырга, байтак нәрсәләргә өйрәнергә кирәк әле. Күңелле туйлар узып, гаилә тормышы белән яши башлауга әллә никадәр олы һәм вак проблемалар килеп чыга бит тормышта. Гаилә көймәсе көнкүрешкә бәрелеп чәлпәрәмә килде, дигән сүз юктан гына барлыкка килмәгәндер. Билгеле, яшьләрнең гаиләне яклый торган законнарны, шулай ук үз хокукларын һәм бурычларын белеп торуы да бик кирәк. Очрашуда чыгыш ясап, гимназиянең җәмгыять белеме укытучысы Резедә Сабирова әлеге кануннарны яшь парларга бик тәфсилләп аңлатты, һәр сорауларына җентекле җаваплар бирде. Яшьләр дә, очрашуда катнашкан бүтән кешеләр дә зур игътибар белән тыңлады Резедә ханымны. Никахлашу һәм аерылышу тәртибе, никах шартнамәсе төзү, ир белән хатынның бер-берсе һәм туасы балалары каршында җаваплылыгы, алимент түләтүнең нечкәлекләре – боларның барысын да белеп тору беркемгә дә артык түгел шул. Аерылышулар, алиментлар артыннан йөрергә генә туры килмәсен. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина да әнә шул фикерне алга сөрде.

– Үзебездә язылышкан парлар күңелгә якын булып кала, аларның алдагы тормышы белән кызыксынып, күзәтеп торабыз, – ди Рузалия ханым. – Яңа туган бәбиләрен теркәргә килгәч алар белән шатланабыз. Тик менә аерылышу хакында гариза тотып килүчеләр дә байтак шул. Гаиләләр таркалуга, балаларның ятим калуына йөрәк бик әрни. Менә бу ел башыннан бирле 101 никахны законлы теркәсәк, 53 пар инде аерылышты. Һәр ике гаиләнең берсе таркала дигән сүз бит бу. Яшьләр, бер-берегезне аңларга тырышып, авыр вакытларда юл куешып яшәргә өйрәнегез Шул чагында гына гаиләгездә үзара ышаныч, мәхәббәт яшәр, балаларыгыз бәхетле булып үсәр.

Фәридә Яруллина һәр кешенең үз әти-әнисен хөрмәтләп карарга, шулай ук балаларын матди яктан тәэмин итеп, әйбәт тәрбия биреп үстерергә бурычлы булуын искәртте, яшь парларны гаиләләрен сакларга, сабыр, түземле булырга өндәде, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.