Биектау районында ай саен 4563 инвалидка Пенсия фонды аша түләү түләнә

Районда инвалидларга айлык түләү 9 млн. 62 мең сум тәшкил итә

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Биектау муниципаль районында ай саен Пенсия фонды аша 4563 инвалид акча ала. Районда инвалидларга айлык түләү 9 млн. 62 мең сум тәшкил итә. Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Халиков сүзләреннән аңлашылганча, инвалидларга соцпакет, балачак инвалидларын карау буенча компенсация дә түләнә.

Инвалидлар өчен мөһим булган – социаль пакеттан баш тартыргамы-юкмы дигән мәсьәлә бар. Районда баш тартучылар күп. Шул уңайдан сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә авырулар өчен кирәкле даруларны бирүләрен сорап, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына өстәмә гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә туры килә икән.

– Срогы чикләнмәгән инвалидлыгы булучы биектаулыларның аерым реабилитация программасы юк икәнлеге ачыкланды. Ә аннан башка медицина һәм башка реабилитация чаралары һәм хезмәтләреннән файдалануга, реабилитациянең техник чаралары белән тәэмин ителүгә исәп тотып булмый, – ди район халкына социаль хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова.

Инвалидларга кагылышлы шушы һәм башка темалар аларның район җитәкчелеге белән очрашуы барышында мәгълүм булды. Чарада катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов бу проблемалар барысы да исәпкә алынган һәм әңгәмә барышында кузгатылган мәсьәләләр хәл ителсен өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк, дип ышандырды.

Бу хакта “Биектау хәбәрләре” газетасы хәбәр итә.