Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан белән Мәскәү арасына 6 өстәмә поезд билгеләнә

231/232 нче Казан-Мәскәү поезды 24 декабрьдән үк йөри башлый

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Яңа ел каникуллары чорында пассажирлар агымының артуын күздә тотып, быел да Казан белән Мәскәү арасына өстәмә поездлар билгеләнәчәк. Бу чорда ике башкала арасында 6 өстәмә поезд йөриячәк.
275/276 нчы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 28,29,30 декабрь көннәрендә һәм 8,9 гыйнварда иртән 4 тулырга 5 минутта кузгалып китә. Мәскәүгә шул ук көннәрдә 18 сәгать 37 минутка килеп җитә. Состав Россия башкаласыннан янәдән Казанга 29,30,31 декабрьдә һәм 9,10 гыйнварда төнге сәгать 2 тулырга 10 минутта юл алачак. Казанга шул ук көннәрдә 15 сәгать 40 минутка кайтып җитә.
28,29,30 декабрьдә һәм 7,8,9 гыйнварда Казан-Мәскәү арасын 295/296 нчы поезд бәйли. Казаннан ул 14 сәгать 58 минутта китә, Мәскәүгә икенче көнне иртәнге 5 нче 10 минутка барып җитә. Шул ук көнне 10 сәгать 38 минутта кабат Казанга юл ала һәм 22 сәгать 50 минутка кайтып җитә.
27,28,29 декабрьдә, 1.5,6,7,8 гыйнвар көннәрендә Мәскәүгә сәфәрләрен планлаштырган татарстанлылар һәм республика кунаклары 205/206 нчы Казан-Мәскәү поездын сайлый ала. Аның Казаннан кузгалу вакыты 23 сәгать 46 минутта. Состав Мәскәүгә икенче көнне көндез сәгать 12 тулырга 5 минутта килә һәм 23 сәгать 18 минутта кабат Казан тарафына юл алачак. Казанга икенче көн 11 сәгать 29 минутка кайтып җитә.
235/236 нчы поездның Казаннан китү вакыты 29,30 декабрь һәм 7,8 гыйнвар көннәрендә иртән сәгать 9 тулырга 5 минутта. Мәскәүгә шул кичтә 21 сәгать 57 минутка барып җитә. Казанга 30,31 декабрь, 8,9 гыйнвар көннәрендә иртәнге сәгать 4 тулырга 10 минутта юл алачак состав сәгать кичке 6 нчы яртыда Татарстан башкаласына кайта.
231/232 нче Казан-Мәскәү поезды 24-29 декабрь көннәрендә һәм 1 гыйнвардан 8 енә кадәр йөри. Казаннан китү вакыты 22 сәгать 30 минутта. Казанга 26-31 декабрь, 3-10 гыйнвар көннәрендә 13 сәгать 25 минутка кайта.
282/281 нче состав каникуллар чорында Мәскә-Казан маршруты буенча йөри. Россия башкаласыннан ул 28,19,30 декабрь һәм 1-7 гыйнвар көннәрендә 18 сәгать 48 минутта юлга кузгала. Казанга икенче көнне 9 сәгать 7 минутка килә һәм шул ук кичтә 19 сәгатьтә кабат Мәскәү тарафына юл ала. Мәскәүгә икенче көнне 11 сәгать 25 минутка кайтып җитәчәк.