Мамадыш бер көндә 3 ФАПлы булды

Модульле ФАПлар Пойкино, Җөри һәм Югары Ушма авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү буенча республика программасы нигезендә Мамадыш муниципаль районында тантаналы төстә бер көндә өч ФАП ачылды. Модульле ФАПлар Пойкино, Җөри һәм Югары Ушма авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк, дип хәбәр итә “Вятка” газетасы.
Беренче тәбрикләүләрне пойкинолылар кабул итте. Социаль яктан иң әһәмиятле объектларны кулланышка тапшыру тантанасында әлеге программаның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы тагын бер кат ассызыкланды. Авыл медицина хезмәткәрләре уңайлы шартларда эшли, сәламәтлек системасының өстенлекле бурычларын үти алачак. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов чыгышында әлеге фикерләр кызыл җеп булып сузылды. Ул районның ноябрь аендагы статистик мәгълүматларын да бик сөенеп халыкка җиткерде: туучылар саны үлүчеләр санына караганда күбрәк! Быел республикада ачылган 72 модульле ФАПның өчесе Мамадыш районында.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев республика һәм район җитәкчеләренә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. Объектларның бик сыйфатлы итеп төзелүен, рекордлы кыска срокларда сафка бастырылуын әйтте. Лаеклыларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Пойкино ФАПы мөдире Елизавета Шамеева район үзәк хастаханәсенең Рәхмәт хатына лаек булды. 62,5 квадрат метр мәйданлы яңа объект заманча төзелеш материалларын кулланып, барлык таләпләрне үтәп төзелгән, җиһазландырылган, сак-янгын сигнализациясенә тоташтырылган, кайнар су белән тәэмин ителгән. Әлеге игелекле һөнәргә 16 ел гомерен багышлаган Елизавета Шамеева мондый шартлар өчен чын күңелдән сөенеп, халык сәламәтлеген ныгыту өчен тагын да күбрәк көч куячагын белдерде. Медицина ветераны Римма Долгова да соклануын яшермәде, хезмәттәшенә зур уңышлар теләде.