Кулдагы полислар 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр республика территориясендә гамәлдә

Быел Сарман үзәк хастаханәсендә медицина хезмәте күрсәтүгә бәйле сораулар белән иминият компаниясенә 165 кеше мөрәҗәгать иткән

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мәҗбүри медицина иминиятләре килешүләре буенча иминиятләнүчеләр нинди хокукларга ия? Хокукларыннан файдалана алмаган очракта аларга нишләргә? Сарман муниципаль районының үзәк хастаханәсендә үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” шушы сорауларга җаваплар табарга булышты. Анда “Ак Барс Мед” иминият компаниясе” җәмгыятенең көньяк-көнчыгыш төбәкара үзәге директоры Әлфия Шулепова, компаниянең Әлмәт филиалы иминиятләнгән затларның хокукларын яклау бүлеге начальнигы Әнвәр Насыйбуллин, компаниянең район вәкиллегенең баш белгече Әлфия Шакирова, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасарлары Алсу Исламова, Лилия Биктимерова, Рөстәм Садыйков, Саклаубаш участок хастаханәсе баш табибы Раушан Мифтахов, иминиятләнүче затлар һәм башкалар катнашты.
- Без мондый очрашуларны республиканың башка районнарында да үткәрәбез. Медицина учреждениеләренең җаваплы хезмәткәрләре, иминиятләнүчеләр белән очрашып, аларны нинди проблемалар борчыганын ачыкларга, иминиятләнүче затларның нинди хокукларга ия булуларын аңлатырга тырышабыз. Соңгылары арасында үз хокукларын белеп бетермәүчеләр дә бар, - диде, очрашуны ачып, Ә. Шулепова.
Ә.Насыйбуллин чыгышыннан күренгәнчә, быелгы елда Сарман район үзәк хастаханәсендә медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле сораулар белән иминият компаниясенә 165 кеше мөрәҗәгать иткән. Иминиятләнүчеләрне иң борчыган сорау – медицина хезмәте күрсәтү эшен оештыру. Иминиятләнүче затлар арасында шулай ук медицина учреждениесен, табиб сайлау, медицина хезмәте күрсәткәндә дарулар белән тәэмин итү, күрсәтелгән медицина хезмәте өчен түләү алу, ВТЭКка документлар әзерләү һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булган.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучы иминиятләнүче затлар җаваплы хезмәткәрләргә үзләрен борчыган сорауларны бирде.
Билгеле булганча, киләчәктә медицина полисларын яңа үрнәктәгегә алыштыру күздә тотыла. “Ак Барс Мед” компаниясенең район вәкиллеге баш белгече Ә.Шакирова хәбәр иткәнчә, кулдагы полисларның барысы да 2014 нче елның 1 нче январена кадәр республика территориясендә гамәлдә. Әгәр дә медицина учреждениесендә, полисыгызны гамәлдә түгел (фамилия алыштырган, хата киткән һәм башка шундый очракларда), дип табалар икән, иминият компаниясенең район вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Анда сезгә полисыгызның гамәлдә булу-булмавы турында төгәл җавап бирәчәкләр, гамәлдә булмаса, алыштырачаклар. Ә республикадан чит төбәкләргә, якын чит илгә озак вакытка кунакка баручыларга нишләргә соң? Бу очракта иминият компаниясенең район вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа полис алырга кирәк, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.