Иртәгә Татарстанда 32 градуска кадәр суытачак

Мондый һава шартлары төньяк антициклон йогынтысы белән урнаша

  (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рүфинә Мөбәрәкшина). Татарстанда көчле суыклар булуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агетлыгы хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина белдерде.
Аның сүзләренә караганда, республиканың көнбатыш һәм үзәк районнарында температура 18-23 градус салкын булачак. Татарстанның көнчыгыш өлешендә 25-30 градуска кадәр салкын, ә көньяк районнарда 32 градуска кадәр булырга мөмкин.
Көндез 13-18 градус салкын булачак, урыны белән – 21 градус, явым –төшем көтелми. Мондый һава шартлары төньяк антициклон йогынтысы белән билгеләнә. 15-16 декабрьдә республика буенча төнлә 20-25 градус салкын, Татарстанның көнчыгыш районнарында – 27-32 градус. Бу көннәрдә көндез температура 12-18 градус салкын тәшкил итәчәк.