Быел 148 чит илнең 161 мең гражданы Татарстанда миграцион хисапка баскан

Тагын чит ил гражданнары өчен 6175 чакыру һәм 5524 виза формалаштырылган

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда миграцион хисапка быел 11 айда 161 386 кеше теркәлгән, бу исә былтыргы гыйнвар-ноябрь айларындагыдан 12,9 процентка күбрәк. Җәмгысе 148 чит ил (дөньяда җәмгысе 260 ил, аларның 194е бәйсез дәүләт – ред.) гражданы Татарстанга рәсми юл белән килгән.

Шуларны арасында иң күбе Үзбәкстаннан килүчеләр – 45 мең диярлек кеше (мигрантларның 33,6 проценты), аннары Таҗикстан – 13,5 мең, Әзәрбайҗан – 9,3 мең, Казакъстан – 7,3 мең, Кыргызстан – 6,3 мең, Украина - 5,3 диярлек. Аерып әйтәндә, БДБ илләреннән 95 824 кеше Татарстанга килеп теркәлү узган. Ерак чит илләрдән килүчеләр арасында Төркия халкы күпчелектә – 5931 кеше, Германиянекеләр – 5566, Кытай – 2047, Италия – 2200, АКШ – 1700, Франция – 1600, Бөекбритания – 1200 һ.б.

Республика биләмәләреннән аларның күпчелеге, 66,5 проценты, Казанда урнаша – 89 меңнән артык кеше, Чаллыда – 10 меңнән күбрәк, Әлмәттә – 5,7 мең, Түбән Камада – 4,6 мең, Алабугада – 3,4 мең, Бөгелмәдә – 2,9 мең һ.б. торак пунктларда.

Килү ниятләре арасында, шәхси максаттан, дип күрсәткәннәре 82 меңнән күбрәк (ягъни 62 процент), эшкә килүчеләр – 19,7 мең (14 процент), эшлекле сәфәргә – 14,5 мең (10 процент), туризм – 6,7 мең (5 процент), белем алу – 4,4 (3 процент), гуманитар юнәлештә – 3,5 мең, шулай ук эш сәфәре – 1,1 мең һ.б. максатлардан.

Хәзерге вакытта 13 меңнән артык чит ил кешесе Татарстанда вакытлыча яшәү урыны сыйфатында теркәлү узган, 5,5 меңе – даими яшәү өчен (вид на жительство), тагын чит ил гражданнары өчен 6175 чакыру һәм 5524 виза формалаштырылган. Быел 11 айда 1166сы РФ гражданлыгы алуга ирешкән.

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында уздырылган брифинг барышында, быелгы миграцион вазгыятьне анализлап, Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе миграцион контроль бүлеге җитәкчесе Айрат Кәримов шундый мәгълүмат бирде. Журналистлар белән очрашуда әлеге министрлыкның полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча эшчәнлекне оештыру бүлеге башлыгы Юрий Белодуров та катнашты.