Татарстанда милли мәгариф үсешендәге үзенчәлекләр хакында фикер алышалар

Татарстанда милли мәгариф үсешендәге үзенчәлекләр хакында фикер алышалар

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Чаллыда “Бердәм белем бирү киңлеге шартларында милли мәгарифнең үсеше” дигән темага ике көнлек республика семинар-практикумы башланды.

Семинар эшендә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, милли мәгариф буенча мәгълүмати-методик үзәкләрнең белгечләре катнаша. Форум барышында Татарстан Республикасында милли мәгариф үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары хакында фикер алушы ниятләнә.

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, семинар милли мәгарифнең сыйфатын арттыру һәм Татарстанда 2007/08 уку елында милли мәгарифне үстерүгә бәйле бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.

Семинар Чаллының 58нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында уза.