Түбән Камада дәүләт автоинспекциясе яшь инспекторларының чираттагы рейды узды

Түбән Камада дәүләт автоинспекциясе яшь инспекторларының чираттагы рейды узды

(Түбән Кама, 13 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары һәм аларның ярдәмчеләре – юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларыннан мәктәп укучылары бүген уртак рейд үткәрде. Берничә сәгать дәвамында алар шәһәрдәге җәяүлеләр юл аркылы чыга торган иң җанлы урыннарда кизү торды.

Традиция буенча әлеге акция балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Нәкъ менә шуңа күрә дә юл хәрәкәте яшь инспекторлары үз яшьтәшләренең юл аркылы ничек чыгуын игътибар белән күзәтте. Кагыйдәләрне бозучыларга административ беркетмәләр тутырылды. Моннан тыш, юл хәрәкәте яшь инспекторлары һәр тоткарланучыга юл йөрү кагыйдәләре урын алган белешмәлекләр тапшырды.