Ренат Тимерҗанов: “Хокук саклау органнарында коррупция кими барса да, ришвәтчелек фактлары әле дә теркәлеп тора”

Ренат Тимерҗанов: “Хокук саклау органнарында коррупция кими барса да, ришвәтчелек фактлары әле дә теркәлеп тора”

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанда Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Баш идарәсенең, РФ субъектларында Эчке эшләр министрлыклары, Эчке эшләр идарәләренең куркынычсызлык бүлекчәләре, РФ ЭЭМ ның ИФО территориясендә урнашкан махсуслаштырылган бүлекчәләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе ачылды.

Аның эшендә катнашкан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов, Россия ЭЭМ Үзкуркынычсызлык департаменты башлыгы, генерал-майор Юрий Драгунцов бүген журналистларга биргән интервьюсында, киңәшмәнең көн үзәгенә куелган мәсьәлә буенча оператив-хезмәт эшчәнлеге торышы һәм проблемалар хакында бәян итте.

“Кызганычка каршы, хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасында хокук бозулар һаман очрый. Бүгенге көндә ришвәтчелек фактларына әле дә юлыгабыз һәм намуссыз хезмәткәрләрне дисциплинар һәм җинаять җаваплылыгына тартырга мәҗбүрбез. Җитди хокук бозулар өчен эш вазифасыннан да азат итәбез”, - дип белдерде Ренат Тимерҗанов. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә төп бурыч – җинаятьчене тотып, аны рәшәткә артына озату түгел, ә ришвәтчелекне профилактикалау максаты белән шәхси составка басым ясау, нәкъ менә соңгысы мөһимрәк. Татарстанда эчке эшләр органнарында коррупцияне кисәтү максатын күздә тотып, Эчке эшләр министрының шәхси инициативасы белән яңа ысуллар эшкә җигелә. “Әгәр дә милиция хезмәткәре ришвәттән баш тартса, тәкъдим ителгән ришвәт күләмендә премиягә лаек була. Әмма бу сумма 100 мең сумнан артмый. Төрле бүлекчәләрдә хезмәткәрләрнең намуслы хезмәтен әнә шулай билгеләп үтү фактлары бездә бар инде. Премияләрне гамәлгә кертү эшчәнлектә уңай яктан чагылыш тапты”, - дип хәбәр итте ТР ЭЭМ министрының беренче урынбасары.

Юрий Драгунцов исә, үз чиратында, үзкуркынычсызлык хезмәте бүлекчәләрендә әлегә коррупция күренешләренең булмавын ассызыклады. “Минем җитәкчелек астында эшләүче хезмәткәрләргә таләпләрем шактый катгый. Үзкуркынычсызлык бүлекчәләренә эшкә урнашканда кадрлардан элеккеге хезмәт урыныннан җаваплылыкны үз өстенә алу турындагы гариза, үтенеч-юллама язуы сорала”, - ди ул. Аның сүзләренә караганда, үзкуркынычсызлык хезмәтенә эшкә оператив яки тикшерү эшчәнлегендә 5 ел эш тәҗрибәсенә ия белгечләр алына. Әлеге срок кешенең үз-үзен уңай яктан танытуы өчен җитәрлек, дип саный Юрий Драгунцов. “Минем уйлавымча, ришвәт бирергә өйрәнгән заманча җәмгыятьнең хокукый үзаңы да үзгәрергә тиеш”, - ди ул. Юрий Драгунцов ришвәтчелекнең ЮХИДИ, Федераль миграция хезмәте идарәләрендә аеруча тирән тамыр җәюен дә яшерми.

“Агымдагы елда, узган ел белән чагыштырганда, милиция хезмәткәрләренә мөнәсәбәттә халыктан килеп ирешкән шикаятьләр ике тапкырга диярлек арткан. Төрле җинаять эшләре буенча быел 2 меңнән артык милиция хезмәткәре хөкем ителгән”, - дип хәбәр итте Россия ЭЭМ Үзкуркынычсызлык департаменты башлыгы.

Татарстанга килгәндә, Ренат Тимерҗанов билгеләп узганча, тәртип сакчылары сафында коррупция белән мавыгу кими бара. “Быел республикада милиция вәкилләрен җинаять җаваплылыгына җәлеп итү белән төгәлләнгән җинаять эшләренең күпчелек өлеше, теркәлү дисциплинасы учетына кагылышлы хокук бозуларга бәйле. Шулай да хезмәт вазифсы белән бәйле булмаган хокук бозу фактлары да бар”, - дип белдерде ул. Ренат Тимерҗанов әйтүенчә, халыктан килгән шикаятьләрнең күбесе, тикшерү яки оператив чаралар барышында милиция хезмәткәрләренең физик көч куллануына карый. “Хокук сакчысына тап төшкән вакытта, аның күңелсезлеген бөтен бүлекчә тоя”, - ди Татарстан эчке эшләр министрының беренче урынбасары. Аның сүзләренә караганда, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең гаепсез булып танылган очраклары да шактый.

“Шунысын билгеләп узарга кирәк: оешкан җинаятьчел төркемнәренең җинаять эшләре тикшерелгәндә параллель рәвештә милиция хезмәткәрләренә карата да җинаять эше кузгатылу фактлары да теркәлде. Адвокатлар үз яклаучысыннан аз акча алмаганын истә тотып, хөкем ителүгә каралган гаепләнүчене аклау яки җәза срогын кыскартуның барлык алымнарын эшкә җигә”, - дип ассызыклый Ренат Тимерҗанов проблеманың кискенлеген.

Семинар эшендә шулай ук Россия Эчке эшләр Үзкуркынычсызлык департаменты башлыгы урынбасары Сергей Деревянко, Россия Эчке эшләр министрлыгы Үзкуркынычсызлык департаментының структур бүлекчәләре башлыклары, Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәте идарәләре, Федераль суд приставлары хезмәте, республика прокуратурасы, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнаша.