Казанга РФ оборона министры Владимир Исаков киләчәк

Казанга РФ оборона министры Владимир Исаков киләчәк

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Эмма Сыйтдикова). Иртәгә Казанга Кораллы көчләрнең тыш башлыгы – РФ оборона министры урынбасары, армия генералы Владимир Исаков килә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Казан Суворов хәрби училищесында хәбәр иттеләр.

Владимир Исаковның Казанга эш сәфәренең төп максаты – Казан Суворов хәрби училищесы белән танышу, чөнки хәзер ул РФ оборона министры карары нигезендә, аның ведомствосы карамагында. Элек ул коры җир гаскәрләренә карый иде.

Казан Суворов хәрби училищесының яңа кураторлары хәрби уку йортын үзгәртеп корырга, аның матди-техник базасын яхшыртырга, ремонт үткәрергә, 1 мең 100 кеше өчен суворовчылар өчен яңа уку корпусы төзергә, шулай ук укытучылар өчен ял бүлмәсе ясарга һәм уку класслары санын арттырырга планлаштыра. Моннан тыш, суворовчыларның ашау сыйфатын яхшыртырга вәгъдә итәләр.

Училище Кораллы көчләр тылы карамагына күчү сәбәпле, суворовчыларның профессиональ ориентациясе РФ Кораллы көчләренең тыл вузларына керүгә юнәлтелгән.