Казанда “Игътибар – каршы як полосасы!” акциясе дәвам итә

Казанда “Игътибар – каршы як полосасы!” акциясе дәвам итә

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Казанда агымдагы елда каршы як хәрәкәте полосасына чыккан өчен 36 меңгә якын машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта бүген Казан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге шоферлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15.3 һәм 12.15.4 маддәләре нигезендә административ җаваплылыкка тартылган. Быелның 11 августыннан Казанның суд органнарына машина йөртүчеләргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15.4 маддәсе буенча төзелгән 4301 материал тапшырылган. Нәтиҗәдә, 2301 шофер 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Бу көннәрдә Казанда транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан каршы як хәрәкәте полосасына чыгуны тыючы юл билгеләре таләпләрен бозу сәбәпләре буенча аварияләр санын киметүгә юнәлдерелгән “Игътибар – каршы як полосасы!” акциясе дәвам итә. Ул үткәрелә башлаганнан алып 14 көн эчендә (29 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр), РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15.3 һәм 12.15.4 маддәләре нигезендә, Казан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге кагыйдәләрне бозган машина йөртүчеләргә карата 1657 административ беркетмә тутырылган.