Казанда ИФО эчке эшләр органнарында үзкуркынычсызлык бүлекчәләренең оператив-хезмәт эшчәнлеге турында фикер алышалар

Казанда ИФО эчке эшләр органнарында үзкуркынычсызлык бүлекчәләренең оператив-хезмәт эшчәнлеге турында фикер алышалар

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанда Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Баш идарәсенең, РФ субъектларында Эчке эшләр министрлыклары, Эчке эшләр идарәләренең куркынычсызлык бүлекчәләре, РФ ЭЭМ ның ИФО территориясендә урнашкан махсуслаштырылган бүлекчәләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе ачылды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов, Россия ЭЭМ Үзкуркынычсызлык департаменты башлыгы, генерал-майор Юрий Драгунцов, аның урынбасары Сергей Деревянко, Россия Эчке эшләр министрлыгы Үзкуркынычсызлык департаментының структур бүлекчәләре башлыклары, Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәте идарәләре, Федераль суд приставлары хезмәте, республика прокуратурасы, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнаша.

Катнашучылар ИФО эчке эшләр органнарында үзкуркынычсызлык бүлекчәләренең оператив-хезмәт эшчәнлеген, эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләренең урындагы вазифалар белән бәйле җинаятьләр кылуын ачыклау, урланган автотранспортны легальләштерү, халык куллануындагы товар контрабандасы, законсыз миграция, халыкара экстремистик һәм дини милләт оешмаларына ярдәм итү фактларын фаш итү эшчәнлеген камилләштерү хакында фикер алышачак.

Эчке эшләр министрлыгы системасында Үзкуркынычсызлык идарәсе 1995 елның декабрь аенда оештырыла. Аны булдыру ихтыяҗы, яңа төр җинаятьләр барлыкка килү белән эчке куркынычсызлыкны тәэмин итүнең элеккеге ысулларының җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавыннан туа. Үзкуркынычсызлык бүлекчәләре контрэзләнү максатларыннан чыгып, оператив кызыксыну уятырлык затларны ачыклау буенча оператив-эзләнү эшчәнлеген алып бара. Андый идарәләр коррупциягә хирыс эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләренең хокукыйлыкка каршы эшчәнлекләрен ачыклау белән мәшгуль.

Татарстанда эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан кылына торган хокук бозуларның 50 процентыннан артыгы ТР ЭЭМ Үзкуркынычсызлык хезмәте идарәсе тарафыннан ачыклана. 2007 елның узган айлары дәвамында Татарстан эчке эшләр министрлыгының Үзкуркынычсызлык хезмәтенә милиция хезмәткәрләренең законга каршы гамәлләренә карата 700 дән артык гариза һәм шикаять кабул ителгән. Аларның 40 проценты – адвокатлардан һәм хокук яклаучылардан килеп ирешкән. Әмма тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, шикаятьләрнең 100 е генә реаль нигезләнгән. Еш кына җинаятьчеләр “саклануның иң яхшы ысулы – һөҗүм итү” хакыйкатенә таяна һәм милиция хезмәткәрләреннән зарланып, аларны акча таләп итүдә, кыйнауда гаепләп, гариза яза. Бу җаваплылыктан качу юлы, хокук сакчылары игътибарын җинаятьләр эшләрен тикшерүдән читкә юнәлдерү. Мондый ялган гаризаларның саны 60-70 процентны тәшкил итә икән.

Семинар-киңәшмә иртәгә дә дәвам итәчәк.