Эчке эшләр структурасында бүгенге көндә ятим балаларны үзенә сыендырган 20 гаилә исәпләнә

Эчке эшләр структурасында бүгенге көндә ятим балаларны үзенә сыендырган 20 гаилә исәпләнә

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елга, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы да зур планнар белән керә. Киләсе елда үткәреләчәк чараларның кайберләре белән бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган видеоконференциядә ТР Эчке эшләр министры урынбасары, милиция полковнигы Фоат Зиннуров таныштырды.

“Хәйрия елының Гаилә елы белән алмашынуы символик мәгънәгә ия. Әлеге ике төшенчәне аерып карап булмый. Хәйрия елында изгелекләр кылган милиция хезмәткәрләре Гаилә елында да шәфкать күрсәтүләрен дәвам итәчәк”, - дип белдерде Фоат Зиннуров.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ТР ЭЭМ министры Әсгать Сәфәров инициативасы белән, ятим балаларны үз тәрбиясенә алган хокук саклау органнары гаиләләренә 100 мең сум күләмендә матди ярдәм бүлеп бирү турында боерык әзерләнә. “Эчке эшләр структурасында бүгенге көндә мондый 20 гаилә исәпләнә. Киләчәктә ятимнәрне үзенә сыендыручы гаиләләр саны артыр дип ышынап калам”, - дип белдерде министр урынбасары. Боерык киләсе елдан үз көченә керәчәк.

“Гаилә елында милицияләр династиясенә дә игътибар юнәлтәчәкбез. Барлыгы 80 династия исәптә тора. Әлеге санның чирек өлешендә нәселнең өч-дүрт буын вәкиле хокук саклау оганнарына тугрылык саклый”, - ди Фоат Зиннуров.