Бөтендөнья татар конгрессы делегатларына Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бөтендөнья татар конгрессы делегатларына Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Билгеле булганча, бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче корылтаеның төп чаралары башланды. Төшкә кадәр Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында съездның пленар утырышы узды. Анда якын һәм чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм республикадан 775 делегат, 217 кунак катнашты.

Пленар утырышта бүген корылтайда катнашучыларны сәламләп, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин, РФ Төбәкләр үсеше министры урынбасары Камил Исхаков, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, генерал-полковник Рәсим Акчурин, Финляндия татарларының лидеры Окан Даһер, Төркиядән Надыйр Дәүләт, Америка кушма штатларының Висконсин университетыннан галим Юлай Шамил оглу, Әстерханнан Әнвәр Алмаев, Чаллыдан язучы Фәүзия Бәйрәмова, Казаннан драматург Туфан Миңнуллин чыгыш ясады.

Җыенда, Россия төбәкләрендә милли эш хакына тырышлык куйганнары өчен, милләттәшләребез Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды. Башкорстаннан Касыйм Йосыпов – “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе”, Литвадан Зилә Кәримова “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, Ульяновскидан Әлфия Рамазанова – “Татарстан Республикасының атказанган артисты”, Чувашиядән Фәрит Гыйбатдиновка “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Пленар утырыш тәмамлангач, анда катнашучылар Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында Татарстан Республикасының Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләр белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенә багышланган “түгәрәк өстәл”ләрдә эшләде. Иртәгә делегатлар төшкә кадәр «Фән, мәгариф һәм мәдәниятнең татар халкының үзенчәлеген һәм рухи хәзинәсен саклап калудагы роле», «Милли яңарышта хәзерге эшмәкәрләрнең роле һәм татар химаячелеге традицияләре», «Бүгенге дөньяда татар яшьләре» дип аталган секцияләрдә фикер алышачак. Кичен “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында пленар утырышның икенче өлеше булачак. Анда корылтайның резолюциясе һәм мөрәҗәгатьләр кабул ителәчәк, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнары сайланып куелачак. Бу көнне конгресс делегатларын һәм кунакларын, дүртенче корылтай уздырылу уңаеннан, ТР Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе оештырыла.