Түбән Новгород өлкәсе татар һәм әзәрбәйҗан милли-мәдәни мохтәриятләре Яңа елны милли традлицияләрдә каршыларга чакыра

Түбән Новгород өлкәсе татар һәм әзәрбәйҗан милли-мәдәни мохтәриятләре Яңа елны милли традлицияләрдә каршыларга чакыра

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ, Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгород төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм Әзәрбәйҗан җирле милли-мәдәни автономиясе балалар өчен Яңа ел Чыршы бәйрәмен милли традицияләрдә үткәрү буенча бергәләп эш башлап җибәрде. Чыршы бәйрәме 29 декабрьдә Пионерлар сараенда узачак.

Түбән Новгород өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтәриятенең матбугат сәркатибе Зилә Әхмәдуллина сүзләренчә, «бу чараның максаты – Яңа ел тантаналарын үткәрүнең заманча традицияләрен, мөселман халыкларының милли традицияләре белән бергә бәйләп үткәрү, балаларга һәм аларның ата-аналарына Яңа елны да милли гореф-гадәтләребезне саклаган килеш бәйрәм итеп булганлыгын күрсәтүдән гыйбарәт.

Ә өлкәнең җирле әзәйбәйҗан милли-мәдәни автономиясе матбугат сәркатибе Зөлфия Сәмиуллина белдерүенчә, «Пионерлар сараенда үтәчәк Яңа ел спектаклендәге милли компонент, балалар тарафыннан татар һәм әзәрбәйҗан телләрендәге җырлардан, туган телләрдә укылган шигырьләрдән гыйбарәт булачак. Әлеге Чыршы бәйрәмендә, хәтта, Кыш бабай да балаларны мөселман халыкларыча «Әссәләмәгаләйкүм» дип сәләмләячәк», ди.

Бу чараны оештыруда шулай ук Түбән Новгород мөселманнарының Диния назәрәте, Диния назәрәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм «Нур» яшьләр хәрәкәте әгъзалары катнашачак.

Чыршы бәйрәменә өлкәдә яшәгән этник мөселманнардан үзбәк, әзәрбәйҗан, татар, дагыстан, чечен, ингуш һ.б. гаиләләре дә чакырылачак.